Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин, рус. Калимуллин Рашид Фагимович (06.05.1957) — композитор, Россия композиторлар берлеге (2015 елның декабреннән) һәм Татарстан композиторлар берлеге (1989 елдан) рәисе. Россиянең һәм ТР (2003) халык артисты. РФ дәүләт премиясе лауреаты (2001). Тукай премиясе лауреаты (2007). ТССР (1990), РФ (1992) һәм Адыгеяның (2022) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рәшит Кәлимуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин |
Туган | 6 май 1957 (67 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән |
Яшәгән урын | Калинин урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Җефет | Роза Әхмәтова, икътисадчы |
Балалар | улы Илдар (1985), кызы Динара (1980) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1957 елның 6 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1970 елда туган шәһәрендәге музыка мәктәбенә баян һәм кларнет классына укырга керә. 1974 елдан Түбән Кама музыка укуханәсендә укый[2]. «Композитор» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Борис Трубин сыйныфы, 1985), аспирантура (1987) тәмамлаган. Алмания һәм Һолландиядә стажировка үткән.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1987-1993 Казан консерваториясе композиция һәм инструментлау кафедрасы укытучысы, кафедра мөдире.
- 1995-2002 С.Ә. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры.
- 1989 елдан ТАССР (1991 елдан ТР) композиторлар берлеге идарәсе рәисе.
- 1995 елдан Россия композиторлар берлеге идарәсе сәркатибе.
- 2010 елдан Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
- 2015 елның декабрендә Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана[3].
Иҗаты
үзгәртүКомпозитор күп төрле жанрларда иҗат итә: опера, симфония, камера музыкасы, хор музыкасы[4]. Әсәрләрендә Көнчыгыш һәм Европа музыкасы традицияләрен берләштерергә омтыла. Р. Кәлимуллинның әсәрләрен Лондонның король оркестры (ингл. Royal Philarmonic Orchestr) башкара[5].
Аерым әсәрләре
үзгәртү- «Ерактагы кәккүк авазы» (Крик кукушки) рок-операсы (1989)
- «Болгарлар» симфоник поэмасы (1982, 2 нче ред. 1986)
- «Тынлык һәм тынычлык» (Тишина и покой) вокал-симфоник поэмасы (1987)
- Габдулла Тукай истәлегенә кыллы квартет (1986)
- камера- уен кораллары өчен әсәрләр
- җырлар
Фестивальләр җитәкчесе
үзгәртү- 1993 елдан Европа-Азия халыкара заманча (яңа) музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
- 2003 елдан Muz-Transit халыкара заманча музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
- С. Прокофьев исемендәге халыкара конкурс жюрие әгъзасы.
- Юргенсон исемендәге конкурс жюрие әгъзасы.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 2006-2010 елларда ТР иҗтимагый пулаты әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- РФ халык артисты
- 2003 Татарстанның халык артисты
- 1990 ТССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1996 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2001 Россиянең Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе .
- 2007 Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Тукай моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник әсәрләре өчен.
- 1987 халыкара конкурс (Дрезден, Алмания) — I премия
- 1994 халыкара конкурс (Австрия) — I премия
- 2017 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «музыка сәнгатен үстерүгә керткән аеруча хезмәтләре һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлек өчен»[6].
- «Дуслык» ордены ― музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[7]
- 2022 ― Адыгеяның атказанган сәнгать эшлеклесе [8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://zhytely.info/kazan
- ↑ 1975 елдан армиядә хезмәт итәр өчен укуын өзеп тора
- ↑ Вечерняя Казань, 11.12.2015
- ↑ Тукайга багышланган портал
- ↑ Бизнес-онлайн газетасында
- ↑ «Республика Татарстан», 06.05.2017 2017 елның 12 май көнендә архивланган.
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 10.06.2022
- ↑ Рәшит Кәлимуллинга Адыгеяның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен бирделәр. Татар-информ, 16.11.2022
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.
- Тылсымлы моңнар дөньясында. Казан утлары, 1994 ел, № 6.
- Юсупова Р. Иҗат сукмагы ... Азат хатын, 1988 ел, № 7.
- Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009.
Сылтамалар
үзгәртү- Р.Ф. Кәлимуллин ТР эшлекле үзәге сайтында 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Р.Ф.Кәлимуллин «Милләттәшләр» сайтында
- Композитор белән әңгәмә (2014)