Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге

Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге (рус. Центр современной музыки Софьи Губайдулиной) — Казанда 2001 елда ачылган заманча музыка үзәге.

Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге
Commons-logo.svg Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге Викиҗыентыкта
Софья Гобәйдуллинаның
заманча музыка үзәге
Музыка үзәге урнашкан йорт. Фото: tatary.spb.ru
Музыка үзәге урнашкан йорт.
Фото: tatary.spb.ru
Нигезләү датасы 2001
Урын 420111 Казан, Тельман урамы, 29.
Директор Ләйлә Гарифуллина
Сайт http://centrsofia.com/
Commons-logo.svg Софья Гобәйдуллинаның
заманча музыка үзәге
Викиҗыентыкта

ТарихҮзгәртү

Музыка үзәгенә Казан шәһәре администрация башлыгының № 740 (2001 елның 13 апреле) һәм Татарстан Министрлар кабинетының 2002 елның 31 мае карары белән нигез салына.

2001 елда композитор Софья Гобәйдуллинаның 70 яшьлек юбилеен каршылап, композиторның балачагы һәм яшьлеге (19321953) узган бинада (Тельман урамы, 29) Казан мэры Камил Исхаков башлангычы белән төзәтү эшләре башкарыла [1]. 22 ноябрьдә биредә Софья Гобәйдуллинаның музей бүлмәләре булган Заманча музыка үзәге ачыла. Өч катлы агач йортның өченче катындагы 6нчы фатирда Софья Гобәйдуллинаның мемориаль бүлмәләре булдырыла.

Үзәкне ачу эшендә академик Булат Галиев (19402009) башлап йөри. Музыка үзәгенең беренче (19952002 елларда) җитәкчесе — композитор Рәшит Кәлимуллин.

2003 елда үзәктә дирижер Анна Гулишамбарова җитәкчелегендә «Яңа музыка» ансамбле (хәзерге «Яңа музыка» камера оркестры) оеша.

Музыка үзәге заманча музыка фестивальләре һәм концертлары, фәнни конференцияләр, мастер-класслар, очрашулар һәм Софья Гобәйдуллинаның мемориаль бүлмәләре буйлап экскурсияләр оештыра.

Атнаның шимбә, якшәмбедән калган көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә ачык. Алдан хәбәр итеп килергә кирәк.

Директор ― Ләйлә Гарифуллина.
Баш фондлар саклаучы ― Рәмзия Усеинова.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Казанның истәлекле урыннары