Тельман урамы (Казан)
Телман урамы (рус. улица Тельмана) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Театр урамыннан башланып, Зоя Космодемьянская урамы белән киселештә тәмамлана.
Озынлык | 513 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | 1 нче пүлисә часы |
Почта индексы | 420111 |
Тарих
үзгәртү1927 елга кадәр урам, биредә Казан Алла анасы кәшишханәсенең руханилары яшәгәнлектән, Поп тавы урамы дип аталган. 1927 елда урамга совет дәүләт эшлеклесе, булачак Сталин репрессияләре корбаны Алексей Рыков (1881-1938) исеме кушыла; Рыковның «халык дошманы» икәнлеге ачыкланганнан соң, 1937 елның 2 февралендә урамга Алмания коммунистлар фиркасе җитәкчесе, булачак фашист терроры корбаны Эрнст Телман (1886-1944) исеме кушыла.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү- 10 нчы йорт — Сергеев йорты (XIX гасыр, сүтелгән)
- 29 нчы йорт — Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге
Шәхесләр
үзгәртү- Юлиан Закржевский (1852-1915), җырчы.
- Анатолий Иванов (1938-2015), «Хәтер китабы» мөхәрририятенең баш мөхәррире (1994-2015).
- Софья Гобәйдуллина (1931), композитор.