Рәмзия Усеинова

музыка белгече

Рәмзия Усеинова, Рәмзия Гали кызы Усеинова (1952 елның 3 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― музыка белгече, мәдәният эшлеклесе, Татарстан Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре (1984―2012 елларда). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995).

Рәмзия Усеинова
Туган телдә исем Рәмзия Гали кызы Усеинова
Туган 3 сентябрь 1952(1952-09-03) (71 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре музыка белгече
Бүләк һәм премияләре Мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе - 2005Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - 1995

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1952 елның 3 сентябрендә Казанда, Иске татар бистәсендә туган. Скрипка классы буенча музыка мәктәбен, 1972 елда Казан музыка училищесын [1] һәм «музыка белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиторлык факультетын (1977) тәмамлаган.

1977-1979 елларда – С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесы укытучысы.

1980-1984 елларда – Татарстан АССР мәдәният министрлыгының сәнгатьләр бүлегендә өлкән инспектор, бүлек мөдире.

1984-2010 елларда – Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, берлек рәисе урынбасары. Берлекнең ике рәисе: Мирсәет Яруллин (1978 елдан берлек рәисе), Рәшит Кәлимуллин (1989 елдан) белән бергә эшләргә туры килгән.

2012 елдан – Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгендә (Казан, Тельман ур., 29, директоры – җырчы Аида Гарифуллинаның әнисе Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина) баш фондлар саклаучы булып эшли. Үзәк концерт-мәгърифәтчелек эшчәнлеге — заманча музыканы («София Гобәйдуллинаның тавыш киңлекләре», «Брависсимо» абонементлары) таныту һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, «София йорты» уникаль фестиваль — марафонын уздыра. Шулай ук үзәк төрле юнәлештәге музыкантларның очрашу урыны, гениаль милләттәшебезне хөрмәтләү урыны булып тора[2].

Һөнәри эшчәнлеге үзгәртү

Р. Усеинованың һөнәри эшчәнлегенең аерым өлкәсен музыкаль-оештыру ягы тәшкил итә. Аның турыдан-туры катнашында ТР Композиторлар берлегенең иң зур чаралары һәм проектлары: пленумнар, съездлар, Идел буе һәм Урал композиторларының еллык региональ фестивальләре, «Европа-Азия» Халыкара фестивале һәм башкалар уздырыла. Оештыру эшләреннән тыш, ул буклетлар, программалар һәм әлеге чараларның башка басма продукциясе, шулай ук компакт-дискларга аннотацияләр, республика матбугатына мәгълүмат һәм рецензияләр, ТР Композиторлар берлегенең тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат әзерләгән. Р. Усеинова Татар энциклопедиясе сүзлеге өчен (1999) мәкаләләр язган. Ул ТР Композиторлар берлегенең 70 еллыгына әзерләнгән «Татарстан композиторлары» (М.: «Композитор», 2009 ел) китабына очерклар әзерләүчеләрнең һәм авторларының берсе. Музыка белгече Р. Усеинова ― Татарстан композиторларының балалар өчен язган җыентыкларын, композиторлар Ф. Әхмәтов, И. Дәүләтшин, Ф. Фәизованың вокал һәм инструменталь җыентыкларын төзүче һәм аларның кереш мәкаләләре авторы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Выпуск 1972 года. Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В. Аухадеева - официальный сайт
  2. Рамзия Усеинова: «К своему 85-летию София Губайдулина готовит новое сочинение, премьера которого могла бы состояться в Казани». Бизнес-Онлайн, 31.12.2014
  3. Усеинова Рамзия Галеевна. Всероссийская общественная организация Союз Композиторов России

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү