Аида Гарифуллина

татар опера һәм эстрада җырчысы

Аида Эмил кызы Гарифуллина (1987 елның 30 сентябрендә Казанда туган) — татар опера һәм эстрада җырчысы. Татарстанның (2013) һәм РФ (2020) атказанган артисты.

Аида Гарифуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Аида Эмил кызы Гарифуллина

Туу көне

30 сентябрь 1987(1987-09-30) (36 яшь)

Туу урыны

Казан, Татарстан АССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе

Эшчәнлек еллары

2005—х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ /
Австрия Австрия (2017 елдан)

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

опера, классика, эстрада

Лейбллар

Decca Records[d]

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты - 2013 РФ атказанган артисты - 2020

Operalia Халыкара бәйгесе (яшь башкаручылар Опера Оскары)
Аида Гарифуллина рәсми сәхифәсе
IMDb

ID 7450323

Аида Гарифуллина һәм Илдар Абдразаков, Мариинский Театры, "Фигаро Өйләнүе", 2013 ел

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Аида Гарифуллина 2012 елның җәендә Европаның иң зур сәхнәсендә "Arena di Verona" (Италия)[1], декабрьдә Мариинский Театрында "Женитьба Фигаро" (Фигаро Өйләнүе) спектаклендә кәләш ролендә уйнап беренче тапкыр чыгышы ясый, Лондон Җәйге Олимпия уеннарында Россия Йорты ачылу тантанасында, Евровидение сайланышы ярышында, телевизион җыр шоуларында «Голубой Огонек», «Песня Года», «Песенка года», «Новая Волна» катнаша.

Аида Гарифуллина бөтендөнья танылган опера җырчылары Алессандро Сафина, Майкл Болтон, Андреа Бочелли, Илдар Абдразаков белән чыгыш ясый, шулай ук Россия эстрадасы җырчылары Дима Билан, Филипп Киркоров, Тимати белән җырлый.

Дөнья Опера дәвере ачылу тантанасында, Италиядә "Arena di Verona" сәхнәсендә 20 мең тамашачы алдында Аида Гарифуллина Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» Джульеттаның вальсын «Je veux vivre» башкара. Бу чыгышыннан соң Валерий Гергиев Аиданы Мариинский Театрына чакыра.

Аида Гарифуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши. Аида Гарифуллина үз репертуарында татарча, урысча, инглизчә, французча, итальянча җырлый.

Алман телендә сөйләшә ала[2].

Аида Универсиада ачылу тантанасында "Сөем бикә" җыры белән чыгыш ясый.

2013 елның августында Пласидо Доминго җитәкчесендәге "Operalia" Халыкара Опера бәйгесендә Аида беренче урын ала [3].

2015 елда Европа төп Вена балында катнаша[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү