Илдар Абдразаков

опера җырчысы

Илдар Абдразаков, Илдар Әмир улы Абдразаков (баш. Илдар Әмир улы Абдразаҡов, 1976 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — җырчы (бас). Россиянең атказанган (2021)[1], Башкортстанның (2011 ел) һәм Татарстанның (2013 ел) халык артисты. «Грэмми» (2011 ел), «Алтын битлек» (2013 ел), «Casta diva» (2016, 2022), «BraVo» (2018 ел) премияләре лауреаты.

Илдар Абдразаков
Туган телдә исем Илдар Әмир улы Абдразаков
Туган 26 сентябрь 1976(1976-09-26) (47 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре опера җырчысы (бас)
Балалар кызлары Эльвира, Рианна, Александра
улы Владимир-Әмир
Ата-ана
Кардәшләр Әскар Абдразаков
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган артисты ― 2021Татарстанның халык артисты ― 2013 Башкортстанның халык артисты ― 2011
Салават Юлаев ордены«Алтын битлек» премиясе
«Грэмми»
Casta diva (2016, 2022)
«BraVo» премиясе
Сайт ildarabdrazakov.com

 Илдар Абдразаков Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 26 сентябрендә Уфада туган. Уфа сәнгать институтын (М. Мортазина сыйныфы) тәмамлый (2000 ел).

Дөньяның әйдәүче опера театрларында чыгыш ясый: «Лисео» (Барселона), «Театро Филармонико» (Верона, Италия), «Массимо» (Палермо, Италия), «Ковент Гарден», «Опера Бастиль», Вена операсы, Вашингтон операсы.[2]

Татарстанда Ф. Шаляпин исемендәге опера фестивалендә, «Рахлин сезоннары» халыкара фесивалендә катнаша.

Репертуар үзгәртү

 
Аттила ролендә
 
Пласидо Доминго (ү), Әскар Абдразаков (у) белән
  • Сураман — «Салават Юлаев» (дебют, 1995);
  • Сурин — «Пики дамасы» (рус. «Пиковая дама») П. И. Чайковский (дебют, 1996);
  • Кыш бабай — «Кар кызы» (рус. «Снегурочка»);
  • Варяг кунагы «Садко» Н. Римский-Корсаков;
  • Досифей «Хованщина» М. Мусоргский;
  • Оровезо — «Норма» В. Беллини;
  • Дон Жуан, Лепорелло ;— «Дон Жуан»;
  • Гульельмо — «Бар да шулай эшли» (рус. «Так поступают все»);
  • Базилио — «Севилья чәчтарашы» (рус. «Севильский цирюльник») В. А.& Моцарт;
  • Сәлим — «Төрек Италияда»,;
  • Моисей — «Моисей һәм фиргавен»;
  • Ассур — «Семирамида»;
  • Мөхәммәт II — «Коринф чолганышы » Дж. ;Россини;
  • Аттила — «Аттила»;
  • Банко — «Макбет»;
  • Гуардиано, Маркиз ди Калатрава — «Язмыш көче» (рус. «Сила судьбы»);
  • Дон де Сильва — «Эрнани»;
  • Оберто — «Оберто, граф ди Сан-Бонифачо»;
  • Монтероне — «Риголетто»;
  • Феррандо — «Трубадур»;
  • Фараон, Рамфис — «Аида» Дж. Верди;
  • Мефистофель — «Мефистофель» А. Бойто;
  • Мефистофель ;— «Фауст» Ш. Гуно;
  • Мефистофель — «Фаустны гаепләү» Г. Берлиоз;
  • Эскамильо — «Кармен» Ж. Бизе;
  • Раймонд — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти.

«Алтын битлек» премиясе үзгәртү

 
Диана Вишнёва һәм Илдар Абдразаков — «Алтын битлек» церемониясе алып баручылары. 2014 ел
  • 2013 — Э. Т. Гофман әсәре нигезендә «Мария театры»нда (Санкт-Петербург) куелган «Гофман әкиятләре» операсында (Жак Оффенбах партитурасы, режиссер Василий Бархатов) башкарган партияләре өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе бирелә.

Casta diva премиясе үзгәртү

  • 2016 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — Мефистофель («Фауст» Ш. Гуно, Зальцбург фестивалендә); Филипп II («Дон Карлос» Дж. Верди, Мәскәүнең Зур театрында); Линдорф, Коппелиус, Дапетутто, Миракль («Һоффман әкиятләре», Ж. Оффенбах, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында) партияләре өчен[3][4].
  • 2022 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — «Европа вакыйгасы» номинациясендә ― Мусоргскийның «Борис Годунов» операсында (Ла Скала, Милан, сезон ачылышы; Риккардо Шайи, Каспер Хольтен) Борис арисе өчен[5][6]

«BraVo» премиясе үзгәртү

2018 елның март аенда «Иң яхшы классик ир-ат вокалы» номинациясендә Беренче халыкара «BraVo» һөнәри музыка премиясе (Мәскәү, Зур театр) җиңүчесе булды[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
2013 елда туган улы Владимир-Әмир.
 
Илдар Абдразаков. 2014

Гаилә хәле үзгәртү

I хатыны — Ольга Трофимова. Кызлары Эльвира (25.11.2001).
II хатыны — Ольга Бородина. Уллары Владимир-Әмир (14.01.2003)[10].
III хатыны — Марика Гвилава. Кызлары Рианна (13.09.2016), Александра (02.09.2017)).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү