Төп менюны ачу

Әмир Абдразаков, Әмир Габделмән улы Абдразаков (баш. Әмир Ғәбделмән улы Абдразаҡов, 1934 елның 15 гыйнвары, Ырынбур өлкәсе, Александровка районы, Каяпкул — 2008 елның 6 марты, РФ, БР, Уфа) — кино сәнгате эшлеклесе, артист, сценарийлар авторы. С. Юлаев (2006), З. Биишева исемендәге (2010) премияләр лауреаты. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). «Ника» Русия кинематография сәнгате академиясе мөхбир-әгъзасы. Русия кинорежиссёрлар гильдиясе әгъзасы. БАССР театр әһелләре (1961), БР кинематографистлар (1997) берлекләре әгъзасы.

Әмир Абдразаков
Әмир Абдразаҡов
Ә.Г.Абдразаков.jpg
Туган телдә исем Әмир Габделмән улы Абдразаков
Туган 15 гыйнвар 1934(1934-01-15)
Ырынбур өлкәсе, Александровка районы Каяпкул авылы
Үлгән 6 март 2008(2008-03-06) (74 яшь)
Уфа
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре кино режиссёры
Җефет Тәскирә Нәгыймҗан кызы
Балалар уллары Әскар (1969), Илдар (1976)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (2006)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1934 елның 15 гыйнварында Ырынбур өлкәсе Александровка районы Каяпкул авылында туган. ГИТИС (1959) тәмамлаган.

19591962 елларда М. Гафури исемендәге драма театры артисты.

1962 елдан Уфада телерадиокомитетта (хәзер «Башкортстан» ДТРК) режиссёр. 50-дән артык фильм төшерә.

1990 елдан «Башкортстан» киностудиясе директоры, режиссёры (19911994).

1994 елдан Уфа сәнгать институтында укыта.

БР кинематографистлары берлеге рәисе[1].

ИҗатыҮзгәртү

М. Гафури театрында уйнаган рольләреҮзгәртү

 
Уллары Әскар (1969) (с), Илдар (1976) (у)
  • Степан — «Бәхетсез мәхәббәт» (рус. Бесталанная) И. Карпенко-Карый
  • Герт — «Надежда»ның һәлакәте» (рус. Гибель «Надежды») Г. Гейерманс
  • Ведерников — «Сәяхәт еллары» (рус. Годы странствий) А. Арбузов
  • Тимербулат — «Ул кайтты» Ә. Атнабаев
  • Надир — «Кара чәчкәләр» (рус. Черные розы) С. Җамал
  • Хәернас — «Егет егетлеген итә» Н. Нәҗми

ФильмографиясеҮзгәртү

  • 1969 — «Халкым сагышы»
  • 1970 — «Туй»
  • 1971 — «Күңел канатлары»
  • 1979 — «Бөртекләп җыела алтын» (Яныбай Хамматов әсәре буенча)
  • 1986 — «Заһир Исмәгыйлов
  • 1988 — «Кинҗә» (Гали Ибраһимов әсәре буенча)
  • 1990 — «Халык шагыйре»
  • 1990 — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган»
  • 1990 — «Акмулла»
  • 1990 — «Курай моңы»
  • 1991 — «Ишмулла»
  • 1992 — «Революционер-дипломат»
  • 1992 — «Безнең Зәйнәп» (Зәйнәп Биишева турында)
  • 2002 — «Ватанда Ватанымны сагынам»
  • Канатларым минем (тәмамланмаган, уллары турында)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

  • 2018 елның декабрендә «Башкортстан» киностудиясенә исеме бирелә[2].

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Дала бөркете. Уфа: «Китап», 2013.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү