Клара Таҗиева - ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Клара Таҗиева
Туган телдә исем Таҗиева Клара Сабир кызы
Туган 25 июнь 1941(1941-06-25) (82 яшь)
Үзбәкстанның Әндижан шәһәре
Белем Казан музыка училищесы, Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыка белгече
Бүләк һәм премияләре ТР композиторлар берлеге әгъзасы, РФжурналистлар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Таҗиева Клара Сабир кызы 1941 елның 25 июнендә   Үзбәкстанның Әндижан шәһәрендә туган. Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт консерваториясенең композитор - теория факультетына (Ю. В. Виноградов классы) укырга керә һәм музыка белгече булып чыга. Беренче иҗади чыныгуны Татарстан радиосында ала. Музыкаль тапшырулар редакциясендә музыкаль мөхәррир булып ун ел эшләү (1969-1979) дәверендә Клара Таҗиева Татарстан Республикасының  музыкаль тормышына кагылышлы барлык вакыйгаларны:  әдәби - музыкаль тапшырулар, сәнгать әһелләре белән очрашулар, артистларның иҗат портретларына багышланган тапшырулар әзерләүне зур осталык белән башкара. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның язмаларын әзерли, республика буенча йөреп, аларны барлап, эзләп табып халыкка җиткерү эшендә дә актив катнаша.

1971-1973 елларда СССР фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында аспирантурада укып белемен күтәрә. Татар музыкасына нигез салган композиторларның берсе Мансур Мозаффаров иҗатын тирәннән өйрәнеп, (фәнни җитәкче А. Дмитриев) диссертация яклый.

1994 елда шушы хезмәтенә нигезләнгән китабы басыла.

2006 елда Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган “Башка берни дә кирәкми” дип аталган икенче китабы дөнья күрә.

1981-1997 елларда  елда Клара Таҗиева Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби - музыкаль лекторий бүлегендә музыка белгече булып хезмәт күрсәтә. Биредә Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Илһам Шакиров, Эмил Җәләлетдинов, Әлфия Галимова һәм башка бик күп сәнгать осталары белән бергә эшли. Концертларны татар һәм рус телләрендә камил итеп, югары дәрәҗәдә профессиональ югарылыкта алып бара. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга татар музыка сәнгатенең тарихын, казанышларын, шәхесләрен, иң матур үрнәкләрен пропагандалый.

Лаеклы ялга чыккач та, ул үзенең иҗади эшен дәвам итә. Композиторларның һәм шагыйрьләрнең  юбилейлары уңаеннан иҗади очрашулар үткәрә, матбугатта сәнгать өлкәсенә караган язмалары белән даими катнаша. Төрле музейларда композиторлар, сәнгать осталарының иҗат кичәләрен оештыра, лекцияләр укый.

Мактаулы исеме үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү