Татар музыкасы фонохрестоматиясе

Татар музыкасы фонохрестоматиясе (рус. Фонохрестоматия по татарской музыке, 2005 ел) — 11 дисктан торган татар халык һәм профессиональ музыка тупланмасы. Иң әүвәл, музыка уку йортларында файдалану максаты белән төзелгән. Дискларның тасвирламасы, кереш мәкалә татар һәм рус телендә төзелгән. Чикләрен, бер яктан, борынгы татар халык көйләре, икенче яктан XXI гасыр башында иҗат ителгән классикага әверелгән татар әсәрләре биләп торган озын татар музыкасы тарихының вакыт сызыгын колачлый. Дискка язылган әсәрләрнең шактый өлешен әле дә интернет киңлекләрендә тыңлау мөмкин түгел. Бу тупланма белән Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка көллияте һәм күп татар музыка мәктәпләре тәэмин ителгән.

Татар музыкасы фонохрестоматиясе

Тасвирлама үзгәртү

Тупланма 11 хронологик рәвештә урнаштырылган дисктан гыйбарәт. Дискларда татар музыкасының катлаулы һәм киеренке көчләр белән алга юнәлгән тарихы, ягъни 1920-елларда халык көйләреннән һәвәскәрлеккә күчүе, 1930-елларда профессиональ музыкаль белем алган татар композиторлары тарафыннан Ауропа таләпләренә якынлаштырылуы һәм әкренләп "Тукай аһәңнәре" поэмасы, "Тукай истәлегенә кыллы квартет", "Шүрәле" балеты кебек дөньякүләм танылган профессиональ әсәрләр иҗат ителүе тирән чыгылыш таба[1].

Дискның кереш сүзе В.Р.Дулат-Галиев тарафыннан рус телендә языла һәм Җәүдәт Дәрзаман тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә. Дисклар Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең профессоры, сәнгать фәннәре докторы В.Дулат-Галиев һәм доценты Зөлфирә Саләхова тарафыннан төзелә[2]. Дискка язганда заманча яңа язмалардан тыш күп архив язмалар кулланыла. Бу җәһәттән, тупланманың тавыш режиссерлары буларак төрле буын музыка эшлеклеләре билгеләнә: Исмай Шәмсетдинов, Инар Шәмсетдинов, Всеволод Владимиров, Камил Фәйзрахманов, Искәндәр Мостафин[2].

Диск тупланмасы Яңа гасыр телерадиокомпаниясе студиясендә 2005 елда яздырыла[2].

Дисклар үзгәртү

Дисклар Эчтәлек
CD 1 Татар халык җырлары. Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Латыйф Хәмиди, Фәттах Латыйпов,
CD 2 Салих Сәйдәшев
CD 3 Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи
CD 4 Заһит Хәбибуллин, Сара Садыйкова, Фәрит Яруллин
CD 5 Нәҗип Җиһанов
CD 6 Рөстәм Яхин
CD 7 Александр Ключарёв, Исмай Шәмсетдинов, Хөснулла Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров
CD 8 Альберт Леман, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникиев, Мирсәет Яруллин
CD 9 Мирсәет Яруллин, Алмаз Монасыйпов, Луиза Хәйретдинова
CD 10 Бату Мулюков, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникиев, Мирсәет Сөнгатуллин, Рафаэль Билалов
CD 11 Шамил Шәрифуллин, Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Самигуллина Эльвира, Нигматуллин Айрат. «Маршем Сайдашева впервые со времен ханов татарская музыка заставила шагать армию». июнь 12, 2020 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.

Шулай да карагыз үзгәртү