Исмай Шәмсетдинов
Исмай Шәмсетдинов, Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов[1] (29 сентябрь, 1910, Надеждинск, Пермь губернасы – 8 июнь, 1982) – Бөек Ватан сугышында катнашкан көйязар, музыкаль мөхәррир, тавыш режиссёры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981).
Исмай Шәмсетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов |
Туган | 29 сентябрь 1910 Надеждинск, Пермь губернасы, РИ |
Үлгән | 8 июнь 1982 (71 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | композитор |
Бүләк һәм премияләре | ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981) |
Тормыш юлы
үзгәртү1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасының Надеждинск шәһәрендә (хәзерге — Серов) эшче гаиләсендә дөньяга килә.
Татар һәм рус мәктәпләрендә белем алып, 16 яшьтән заводка кара эшче булып керә. Фабрика-завод мәктәбен тәмамлап (ФЗО), заводның металлопрокат цехында эшли.
1930 елның башында Казанга килә. 1930-35 елларда машина йөртүче курсларын бетереп шофер булып эшли. 1935-36 елларда Радиокомитет каршындагы радиотөендә һәвәскәр сәнгать үзешчәнлеге белән җитәкчелек итә. 1936 елда Казан музыка училищесына Юрий Виноградов классына керә һәм 1940 елда бетерә.
1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда Ленинград фронта хезмәт иткән вакытта аяк бармакларын өшетә һәм югалтырга мәҗбүр була[2]. Госпитальдән чыгу белән Сталинград фронтына шофер буларак җибәрелә[2]. Санитарлар машинасын йөртә. 1945 елда Берлинга җитеп, җиңүче рәтләрендә Казанга кайта.
1948 елда Нәҗип Җиһанов киңәше буенча, милли кадрлар кирәклеге сәбәпле Казан дәүләт консерваториясенә керә, 1952 елда — аны бетерә.
1952-71 елларда — Татар радиосында башта музыкаль мөхәррир, аннары тавыш режиссёры вазифаларын башкара.
1982 елның 8 июнендә вафат була.[3]
Иҗаты
үзгәртүКомпозиторның әсәрләре даими рәвештә «Татарстан» радиосы буенча тапшырыла.
Уен кораллары өчен музыка:
үзгәртү- Студентлар маршы
- Ария (халык музыка уен кораллары оркестры өчен)
- Баллада (труба һәм фортепиано)
- Ак каен (джаз оркестры өчен)
Җырлар һәм романслар:
үзгәртү- Язлар җитсә (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
- Йөр син безнең урамнарда (Зиннәт Вәли сүзләре)
- Биләр яшьләре җыры (Алмаз Әхмәтов сүзләре)
- Көтүче белән сыер савучы (Алмаз Әхмәтов сүзләре)
- Таң егете (Алмаз Әхмәтов сүзләре)
- Өмет (Барлас Камалов сүзләре)
- Чайкала иген кырлары (Галимҗан Латыйп сүзләре)
- Мәңге яшь кала (Зәки Нури сүзләре)
- Онытылмассың, солдат! (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
- Гадиләр (Рамазан Байтимеров сүзләре)
- Онытмабыз
- Без — Октябрь уллары (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
- Совет иле — туган йортыбыз (Кави Нәҗми сүзләре)
- Чыршы (Габдулла Тукай сүзләре)
- Бишек җыры (Габдулла Тукай сүзләре)
- Чын йөрәктән (Сибгат Хәким сүзләре)
- Сезгә, дуслар (Мөхәммәт Садри сүзләре)
- И, Казаным, кердең йөрәгемә (Шамил Маннапов сүзләре)
- Кызарып кояш баткан чакта (Мәхмүд Максуд сүзләре)
- Идел ярларында (Марс Шабаев сүзләре)
Татар халык җырларының эшкәртелмәләре
үзгәртүНота җыентыклары:
үзгәртү- «Таң егете» Алмаз Әхмәтов сүзләренә җырлар, ТКН, 1966
- «Туган җирем», Исмай Шамсетдиновның «Сайланма әсәрләр»е, Казан, ТКН, 1980
- «Туган ягыбыз Биләр» җырлар һәм Алмаз Әхмәтов сүзләре, Казан, ООО «Татполиграф», 2003
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 270нче биттә
- ↑ 2,0 2,1 Композитор Исмай Шамсутдинов. proza.ru. 2020-07-24 тикшерелгән.
- ↑ Милләттәшләр.ру
Чыганаклар
үзгәртү- Композитор Исмай Шамсутдинов. proza.ru. 2020-07-24 тикшерелгән.