Марс Шабаев

татар шагыйре, язучы

Марс Садри улы Шабаев — күренекле татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Марс Шабаев
Туган телдә исем Марс Садри улы Шабаев
Туган 14 июль 1933(1933-07-14)
Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы
Үлгән 21 февраль 2008(2008-02-21) (74 яшь)
Татарстанның Казан шәһәре
Яшәгән урын Янәсәй урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан (Русия)
Һөнәре шагыйрь, язучы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1976 ел

Марс Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941-1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. 5-6нчы сыйныфларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә тәмамлый, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел җиденче сыйныфта, соңыннан Минзәлә педагогика училищесында белем ала. 1953-1958 елларда Марс Шабаев — Казан дәүләт педагогика институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, ул журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеген башлый: 1958-1960 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакторы, 1961-1964 елларда “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе булып эшли. 1968-1970 елларда Марс Шабаев «Чаян» журналы редакциясендә тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар берлеге карамагында чыга торган “Идел” альманахының җаваплы редакторы хезмәтләрен башкара. 1970 елның көзеннән ул Татарстан китап нәшриятында әүвәл баш редактор урынбасары, ә 1972-1977 елларда баш редактор булып эшли. 1977-1983 елларда ул – нәшриятның матур әдәбият редакциясендә өлкән редактор хезмәтендә.

Марс Шабаевның шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы 1962 елда басылып чыга. Аннан соң 60 еллар дәвамында “Кына гөле”, “Ашкыну”, “Зәңгәр планетам”, “Сине эзлим”, “Әби-апа” кебек җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда ул аеруча поэма жанрында уңышлы иҗат итә. Аның “Шәймәт карт” (1956), “Яңа җыр” (1960), “Җирән Конрад” (1962), “Кына гөле” (1962), “Әби-апа” (1963-1967), “Дие татарише фрау” (1964), “Сине эзлим” (1965), “Артист” (1966) исемле поэмалары укучылар җылы кабул итәләр. “Җикән камыш”, “Онытма” һәм русча тәрҗемәдә чыккан “Ищу тебя” җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен М.Шабаев 1976 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Марс Шабаев проза һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Аның күп санлы шигъри тәрҗемәләреннән Американың бөек шагыйре – гуманист Уолт Уитменның “Үлән яфраклары” исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителде.

Марс Шабаев җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1974-1979 елларда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, ә 1975-1980 елларда РСФСР Язучылар берлегенең ревизия комиссиясе әгъзасы булып торды.

1984 елда Марс Шабаевка Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү