Мөхәммәт Садри

татар шагыйре, җырлар авторы, очерклар һәм хикәяләр остасы, тәрҗемәче

Мәхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов, 1913 елның 20 мае, Казан1999 елның 27 марты, Казан) — татар шагыйре, җырлар авторы, очерклар һәм хикәяләр остасы, тәрҗемәче. Бөек Ватан сугышы катнашучысы. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Мөхәммәт Садри
Туган телдә исем Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов
Туган 20 май 1913(1913-05-20)
Казан
Үлгән 27 март 1999(1999-03-27) (85 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Балачак һәм яшьлек

үзгәртү

Мөхәммәт Садретдинов 1913 елның 20 маенда [1] Казанда эшчеләр гаиләсендә туа. Бер яшендә үк яшьтән ятим кала һәм әүвәл әбисе, унике бала анасы Миңсылу Шакировада тәрбияләнә. Күпмедер вакыт бала Миңсылу Шакированың уллары һәм кызларында да тәрбиядә була. 1921 елда Миңсылу ятим Мөхәммәтне балалар йортына илтеп тапшыра. Ләкин күпмедер вакыттан соң кызганып, оныгын кире алып кайта. Бу елларда Мөхәммәтнең үзенә дә эшли башларга, сәүдәгәрләрдә ишек алларын чистарту, йомышка йөрү, сөяк-чүпрәк җыеп тапшыру эшләрендә катнашырга туры килә.

1926 елның октябрендә Мөхәммәт тәмам тәрбиячесез кала һәм балалар колониясенә тапшырыла. Монда ул педагог Шәйхулла Низаметдинов карамагына эләгә. Берничә елдан соң ул Низаметдинов аны татар балалар шәһәрчегенә күчерә. Биредә тәрбияләнгәндә булачак шагыйрь Мулланур Вахитов исемендәге сабын кайнату заводы янындагы ФЗӨ[2] мәктәбенә керә.

ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, заводта слесарь булып эшли. 1930 елда эшчеләр тормышыннан шигырьләр һәм җырлар язып, аларны завод газетасында бастыра башлый. 1932 елда Казанда беренче китабы басылып чыга.

1935 елда Мәскәүдә Луначарский исемендәге дәүләт театр институтының әдәби факультетында югары белем ала башлый. Бу вакытта ул Муса Җәлил эшләгән «Коммунист» газетасында үзенең шигырьләре, мәкаләләре белән актив катнаша. Гомумән, Мәскәүдә яшәп иҗат иткән татар әдипләре Муса Җәлил, Мәхмүд Максуд, Мансур Крыймов, Шәйхи Маннур, Хатип Госман һәм башкалар белән аралаша.

Фольклор кабинеты

үзгәртү

1936 елда Татарстан Язучылар берлегендә инструктор, бер елдан соң Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторы мөдире булып эшли. 1938 елдан 1941 елның июненә кадәр ТАССР Сәнгать эшләре идарәсенең музыкаль фольклор кабинетында фәнни эш белән шөгыльләнә. Бу елларда аңа композиторлар Александр Ключарев һәм Василий Виноградовлар белән эшләргә туры килә. Ул татар халык иҗаты әсәрләрен җыю буенча оештырылган беренче зур фольклор экспедицияләрендә катнаша. Актаныш һәм Минзәлә районнарында, Агыйдел, Иртеш буйларында, Тобол, Омск, Томск, Төмән төбәкләрендәге авылларда йөреп, күпләгән татар халык җырларын һәм әкиятләрен язып кайта. Соңыннан бу материаллар фольклор буенча чыгарылган җыентыкларга һәм фәнни басмаларга кертелә, 1989 елда исә авторның үз исеме белән чыккан «Иртешкә сәяхәт. Себердәге халкыбыз арасыннан җыйган әкиятләр, җырлар» дигән китабында бергә тупланып биреләләр[3].

Сугыш еллары

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь М.Садри фронтка китә. Сугышта Мөхәммәт Садри артиллерист-техник буларак хезмәт итә: автомашиналар белән снарядлар ташый, гвардия минометлары дивизионында артиллерия тәэминаты җитәкчесе була. Смоленск өлкәсендәге хәрәкәтләрдә, Ельня шәһәре өчен барган бәрелешләрдә, Наро-Фоминск шәһәрен һәм Мәскәүне саклау сугышларында катнаша. Каты контузия алып, берничә ай госпитальдә ята.

1943 елның октябрендә госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, Беренче Украина фронтында татар солдатлары өчен чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасына хәрби хәбәрче-оештыручы итеп билгеләнә. Монда ул татар язучылары Риза Ишморат, Гали Хуҗи һәм Госман Бакировлар белән берлектә Украинаны һәм Польшаны азат итүдә, Алманиядәге сугышларда, Берлинны алуда һәм Праганы азат итүдә катнаша.

Берлинга барып җитә һәм Рейхстаг диварында татарча язу калдыра[4].

Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Мәскәүне саклаган өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң

үзгәртү

Хәрби хезмәттән кайткач, Мөхәммәт Садри башта ике ел Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе булып эшли. Аннары «Совет Татарстаны» газетасы редакциясендә башта хәбәрче булып эшли, аннары әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.

1956 елдан башлап М. Садри һөнәри язучылыкка күчә һәм бары әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә.

1983 елда РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.

Мөхәммәт Садри 1999 елның 27 мартында Казан шәһәрендә вафат була.

 
Мөхәммәт Садринең «Йөрәк тибүе» китабы. Титул битендә авторның яшь галим Зөфәр Рәмиевкә язылган автографы. 1957 елның 20 гыйнвары. Инскриптлы китап Татар китабы йорты китапханәсендә саклана

Мөхәммәт Садри ФЗӨ мәктәбендә укыган елларда яза башлый. Беренче шигъри җыентыгы булган «Җыр башлана» исемле китабы 1932 елда дөнья күрә. Бу кечкенә җыентыкны 19 яшьлек шагыйрьнең шигырьләрен сайлап алып һәм эшкәртеп, Хәсән Туфан үзе төзи. Сүз башын исә Гомәр Гали яза. Шуннан соң Мөхәммәт Садриның «Җыр дәвам итә», «Совет Ватаны өчен», «Волга турында җыр», «Коммунарлар турында җыр», «Без җырлыйбыз», «Гүзәл яшьлек», «Көчлеләр җыры», «Җырлар», «Тантана», «Йөрәк тибүе» һәм башка күп санлы җыентыклары басылып чыга. Аның барысы 40 китабы дөнья күрә, җиде китабы рус теленә тәрҗемә ителеп басыла.

Шагыйрь очерклар, аерым язучылар иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре дә яза, рус һәм башка халыклар әдәбияты вәкилләренең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Бөек Ватан сугышы елларында сугышчан шигырьләр һәм җырлар иҗат итә. Бу елларда ул үзен очерклар остасы һәм хикәяче итеп тә таныта.

Аның татар композиторлары тарафыннан көйгә салынган шигырьләре аеруча күп. Аның белән тандемда Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шакир Мәҗитов, Әнвәр Бакиров, Мансур Мозаффаров, Ренат Еникеев һәм башка композиторлар иҗат итә. Халыкта аның «Яз җыры», «Иделгә карап», «Син теләсәң», «Сайра, сандугач», «Гармунчы моңы», «Сабан туе җыры» кебек җырлары танылу ала.

Мөхәммәт Садри әдәби тәрҗемә өлкәсендә уңышлы хезмәт итә. П.Ершовның ул тәрҗемә иткән «Канатлы ат» («Конек-Горбунок») поэма-әкияте берничә басмада дөнья күрә һәм татар балалары арасында киң популярлык казана. Александр Пушкин, Владимир Маяковский, Александр Твардовский, Алексей Сурков, Михаил Исаковский кебек рус шагыйрьләренең шигырьләрен татарчага тәрҗемә итә.

2019 елның 20 маенда Казанда Себер тракты урамының Мөхәммәт Садри яшәгән 9/5 йорты диварына истәлек тактасы куелган [5].

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү