Төп менюны ачу

Татарстан Республикасының Халык артисты

(ТАССР халык артисты битеннән юнәлтелде)

Татарстан Республикасының Халык артисты — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 250 кеше (1998).[1]

Татарстан Республикасының Халык артисты
I дәрәҗә
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
статистика
Булдыру датасы 1940
Бүләкләүләр саны 250 кеше (1998)
Юкка чыгару датасы 1940

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан югары осталыкка ия булган, күренекле сәнгать образлары, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радио әсәрләре иҗат иткән һәм республиканың сәнгати мәдәниятенә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелеккә киң танылган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә. «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» яисә «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелгәннән соң, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел узгач бирелә (беренче партияләрне башкаручы балет артистларына кимендә биш ел узгач бирелә).[2]

ИскәрмәләрҮзгәртү