Луара Шакирҗанова

Луара Шакирҗанова, Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова (Зөһрә Шакирҗан, 1950 елның 9 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Күлле Киме) — театр актрисасы, Камал театры музее мөдире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2009), ТР халык артисты (2010).

Луара Шакирҗанова
Туган телдә исем Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова
Туган 9 июнь 1950(1950-06-09) (73 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Күлле-Киме
Яшәгән урын Галактионов урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе һәм Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d]
Һөнәре артистка
Ата-ана
  • Галимҗан, укытучы (әти)
  • Хатирә, укытучы[2] (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты-2010
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Дамир Сираҗиев премиясе

 Луара Шакирҗанова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елда Әтнә районының Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта Казан театр училищесын , аннан Ленинград театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска гына вакыт К. Тинчурин театрында төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. Һәм 20 ел инде Г. Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына, әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.

Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка Финляндия, Швеция, Польша, АКШ татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз өлешен кертте.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү