Вадим Захаров (1986)
Вадим Захаров, Вадим Борис улы Захаров (1986 елның 24 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Пчеловод) — җырчы, Татарстанның атказанган (2017) һәм халык (2023) артисты.
Вадим Захаров | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Вадим Борис улы Захаров |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2005—х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр | |
vadimzaharov_offigennyi |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1986 елның 24 июнендә Татарстан АССР Кукмара районы Пчеловод авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әбисе, әтисе гармунда уйнаган. Балачактан бирле җырчы булырга хыялланган. Казан музыка укуханәсендә укый башлаган, аннан киткәч, Казан дәүләт мәдәният институтының Венера Ганиева классында белем алган. Башлап Зөһрә Шәрифуллинаның концерт бригадасында чыгышлар ясый. Зур сәхнәгә продюсеры Илфак Шиһапов ярдәмендә аяк баскан.
Иҗаты
үзгәртүВадим Захаров — халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Һәрвакыт елмаеп тора: сәхнәдә дә, тормышта да. Нечкә хисле, моңлы җырчы. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуда да аның өлеше зур[1].
Айдар Тимербаев белән Руслан Чернов иҗат иткән «Көттермәсәк иде әнкәйләрне», «Урамнар буйлап» җырларын тамашачы җылы кабул итә. Айдар Тимербаевның уннан артык җырын репертуарына алган. Айдар Минһаҗев белән иҗатташ дуслар. «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле белән чыгышлар ясый.
Репертуар
үзгәртүРепертуарында татар халык җырлары, керәшен җырлары, композиторлар әсәрләре урын алган. Башкарган җырларының кайберләре: «Бас әле станокка», «Сагыныплар килдек», «Борды урамнары», «Әйдә барыйк урманга» (барысы да — керәшен халык җыры), «Эх, замана, замана», «Әткәй йорты», «Без — керәшен җегетләре», «Сине югалтудан куркам», «Арала», «Шәйдәүләт чишмәсе», «Зөләйха», «Ышан бары гомер иткәнгә», «Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып», «Гомер чаба еллар аша» һ. б.
Пластик тәрәзәләр җитештерү белән шөгыльләнгән[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2017 — Татарстанның атказанган артисты[3]
- 2023 — Татарстанның халык артисты ― уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен[4]
Гаилә хәле
үзгәртүӨйләнгән. Хатыны Лариса, кызлары Ульяна, Ильяна.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зоя Солошина. Вадим Захаров: «Ясалма булырга ярамый, аны шунда ук сизәләр». «Шәһри Казан», 15.05.2009
- ↑ Карточка индивидуального предпринимателя
- ↑ Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде. «Туганайлар», 15.07.2017
- ↑ Вадим Захаров стал народным артистом Татарстана. tnv.ru, 2.11.2023
Сылтамалар
үзгәртү- Вадим Захаров Татарстанның атказанган артисты булды. «Туганайлар», 15.07.2017
- Вадим Захаров. ВКонтакте рәсми төркеме
- Тег: Вадим Захаров
- vadimzaharov. instagram.com