Айдар Тимербаев
Айдар Тимербаев, Айдар Рифкать улы Тимербаев (1971 елның 22 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Татар Икшермәсе) — популяр җырлар-хитлар язучы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, продюсер, Татарстанның атказанган артисты (2019).
Айдар Тимербаев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Айдар Рифкать улы Тимербаев |
Туу көне |
22 октябрь 1971 (53 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1990 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, үзешчән композитор, продюсер |
Кораллар |
баян |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар | |
Бүләкләр | |
Айдар Тимербаев |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1971 елның 22 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. Казанда югары белем алган. BARS Media реклама ширкәтендә эшли. Җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның продюсеры.
Иҗаты
үзгәртүҖырларының саны 500. Равил Харисов җитәкләгән «Мирас» төркеме белән Җәмилә беренче җырларын башкарган[1]. Күп җырларының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.
Ике ел эчендә (2018, 2019) 31 җыры премия (Татар җыры, Болгар радиосы, TMTV каналы һ. б.) яулый. Күп җырлары татар радио-телевидениесендә яңгырый.
Җырлары Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Илсөя Бәдретдинова, Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Илдар Баһ, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасихов, Иркә, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Аиша, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев һ. б. җырчыларның репертуарында бар. Салават Фәтхетдинов 16, Вадим Захаров 12 җырын башкара.
Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе уза[2].
Кайбер популяр җырлары: «Кагылма кеше ярына», «Яратмый кавышмагыз», «Тапшырылмаган хат», «Кайларда оң сез, дусларым», «Син дә мине күрсәң иде», «Алдама», «Монда авыл булган», «Ник көнләшим», «Ике минут», «Яшьлегемне сагынам», «Бар икән күрәселәр», «Үпкәләмик язмышларга», «Туган йорт», «Саба», «Югалган мәхәббәт», «Миңгәр Сабантуйлары», «Дусларымнан аерма», «Шәптән түгел», «Әнкәй мичтән ипи алган»,[3][4].
Альбомнары
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2016 — Саба районы башлыгының Рәхмәт хаты — «районда мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше һәм халык арасында музыка сәнгатен пропагандалаганы өчен»[6]
- 2019 — Татарстанның атказанган артисты[7]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Гөлнара, уллары Азат, Булат.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлнара Җәлилова. Хитлар авторы Айдар Тимербаев: «Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова». «Ирек мәйданы», 24.01.2019
- ↑ Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе. «Саба таңнары», 18.10.2019
- ↑ Исполнитель Айдар Тимербаев. Яндекс Музыка
- ↑ Айдар Тимербаев онлайн(үле сылтама)
- ↑ Айдар Тимербаев. «Кагылма кеше ярына», archived from the original on 2020-01-02, retrieved 2020-01-02
- ↑ Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты 2020 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган.. Саба районы порталы
- ↑ Җырчыларга атказанган артист исеме бирелде. Татар-информ, 24.12.2019
Сылтамалар
үзгәртү- Айдар Тимербаев. ВКонтакте
- Айдар Тимербаев aidardus. Instagram
- Айдар Тимербаев. Одноклассники
- Айдар Тимербаев. Мой мир
- Айдар Тимербаев җырлары
- Айдар Тимербаев җырлары
- Айдар Тимербаев - Кагылма кеше ярына (YouTubeвидео, 3:35)