Марат Шәйбәков (1973 елның 6 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Аскын районы, Билгеш) — җырчы, композитор, баянчы, 2010 елдан «Марат» студиясе театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты (2018).

Марат Шәйбәков
Төп мәгълүмат
Туу көне

6 октябрь 1973(1973-10-06) (50 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Аскын районы, Билгеш

Эшчәнлек еллары

2009 — х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, баянчы, композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Хезмәттәшлек

Башкортстан филармониясе

Лейбллар

IXELFILMS PRODUCTION

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 6 октябрендә БАССР Аскын районы Билгеш авылында алты балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Туган авылы һәм күрше Кашка авылы мәктәпләрен, Стәрлетамакта мәдәни-агарту укханәсендә (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) баян бүлеген «аккомпаниатор–баянчы (аккордеончы)» белгечлеге буенча тәмамлаган. Махсус уку йортын тәмамлагач, Башкортстан дәүләт филармониясендә үз белгечлеге буенча - баянчы булып эшли башлый[1]. Күп еллар цирк бригадасында, «Кәтүкләр», «Кызык мәзәк» төркемендә эшли. Соңрак Ризван Хәкимовның «Могҗиза» эстрада төркемендә баянчы булып эшли, шунда эшләгәндә җырчы булып таныла. «Нәфисә», «Ихлас» төркемнәрендә эшләп ала. Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев белән хезмәттәш була. 2010 елдан үз төркемен – «Марат» студиясе театрын оештыра. Себер шәһәрләрендә, Урал өлкәләрендә, Башкортстан районнарында, Казанда, Яр Чаллыда гастрольләр оештыра. Себердән тыңлаучысы Наил Мәрдәнов махсус ясатып итальян баяны бүләк иткән. Татарстан телевидение һәм радиосында җырлары тапшырыла.

Иҗаты үзгәртү

Җыр сәнгатендә үзенең кабатланмас тавышы һәм стиле белән аеылып тора. Сәхнәдә үзен тыйнак тотуы – аның үзенчәлеге. Репертуарында татар халык җырлары, үзе язган җырлар, Зифа Нагаева, Рәүфә Нурмөхәммәтова, Финә Абдуллина, Дамир Хәбибрахманов, Айгөл Вәлиуллина, Гөлфия Шакирова, Радик Хәкимҗанов һ. б. сүзләренә, Наил Шәймәрдәнов, Мөдәрис Газетдинов, Зифа Нагаева, Зөфәр Хәйретдинов, Роберт Тимербаев, Рәүфә Нурмөхәммәтова, Финә Абдуллина, Раил Өметбаев, Риваль Хисмәтуллин һ. б. көенә язылган җырлар. Туган авылы Билгешкә берничә җырын багышлаган.

Башкарган җырларының кайберләре үзгәртү

  • Авыл көе
  • Сагыну җыры
  • Кошларның да парлары бар
  • Кермәгез җаныма
  • Шук малайлар
  • Сагынам әнкәемне
  • Ешрак очрашыйк
  • Юатмагыз
  • Әни
  • Бул мәңгелек юлдашым
  • Ромашкалар
  • Сылу яр
  • Мин сине барыбер яратам
  • Тукта, вакыт, сабыр ит
  • Көткән кешең булганда
  • Адашкан җан
  • Бикле ишек
  • Өзелгән өмет
  • Ашыкма араны өзәргә
  • Үтмә әле, яшь гомерем
  • Бәхет телим кызыма
  • Туй
  • Кошлар булып очар идем[2] һ. б.


Гаилә хәле үзгәртү

 
Марат Шәйбәков
  • Хатыны Ләйсән, медик. Балалары: улы, кызы Ралинә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2018 — Башкортстанның атказанган артисты[3]

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү