Акчарлак (газета)
«Акчарлак» газетасы — Татарстанның Казан шәһәрендә нәшер ителүче күп тиражлы шәхси басма.
Газетаны нәшер итүчеләр — Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина.
Акчарлак | |
![]() | |
Tөр | |
---|---|
Формат |
А4 |
| |
Гамәлгә куючы |
Г.Г. Сафин, Р.Х. Сафина |
Нигезләнде |
2001 |
Тел | |
Төп офис | |
Тиражы |
33 240 (2015, август) |
ISSN | |
| |
язылу индексы |
П2497 |
Веб-сайт: https://akcharlak.tatar/ |

ТарихҮзгәртү
Беренче саны 2001 елда дөнья күрә. Башта айга бер, соңрак атнага бер А4 форматында 32 биттә бастырыла.
ТиражҮзгәртү
- 2001 — 16 800.
- 2013 — 42 000.
- 2015 — 33 240.
- 2020 — 35 058 (4 465 Русия буйлап тарала, 5 462 киосклар аша сатыла)[1]
- 2022, гыйнвар — 35 919 (гомуми тираж)
- 2022, июль — 33 047 (гомуми тираж)
Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык № 616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә).
БүләкләреҮзгәртү
Биш ел беррәттән (2010 — 2015) «Тираж – ел рекорды» премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче [2].
Контент-юнәлешеҮзгәртү
“Акчарлак” мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә газетасы.
СәхифәләреҮзгәртү
- Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары.
- Аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар.
- Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары.
- Күренекле шәхесләр белән таныштыру.
- «Зарлы телефон», «Ир белән хатын», «Сәламәтлек» тематик сәхифәләре һ. б.
Газета чыгару — энә белән кое казу. Бөтен нәрсәне йөрәк аша үткәрергә кирәк[3]. Газетага исемне үзем таптым. Беренчедән, ул ялтыравыклы: анда 3 «а» хәрефе бар. Икенчедән, «акчарлак» сүзендә «ак» һәм «акча» сүзләрен аерырга була. Акчарлак – ирек кошы, ул беркемгә буйсынмый [4] |
Яңа басмаларҮзгәртү
2003 елдан башлап, газетага кушымта рәвешендә, айга бер «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр», «Авырмас өчен 101 киңәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары , «Азан нуры» һәм «Строители Татарстана» журналлары бастырыла.
СылтамаларҮзгәртү
- Акчарлак - нәшрият йорты
- Басманың рәсми сайты(үле сылтама)
- Габделфәт Сафин. Җырчының шәхси сайты 2015 елның 1 август көнендә архивланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Татарстан: пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган. Азатлык радиосы, 9.07.2020
- ↑ «Пресса.ру» сайтында
- ↑ Фәния Фәизова. Ходай сызган юлдан барабыз. «Ватаным Татарстан», 2009 ел, ноябрь
- ↑ «Казанские ведомости», № 79, 2012 ел, 31 май