Рифат Зарипов, Рифат Рифгать улы Зарипов [1] (1988 елның 4 июне, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Северный районы, Бакай) – эстрада җырчысы, юморист, пародия остасы. Татарстанның атказанган артисты (2021).

Рифат Зарипов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рифат Рифгать улы Зарипов

Туу көне

4 июнь 1988(1988-06-04) (35 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Северный районы (Ырынбур өлкәсе), Бакай

Эшчәнлек еллары

2009 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, пародияче

Жанрлар

эстрада

Псевдонимнар

«48 кг чиста татар позитивы»

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты - 2021

Рифат Зарипов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1988 елның 4 июнендә [2] Ырынбур өлкәсе Северный районы Бакай авылында гаиләдә өченче бала булып туган. Әтисе колхозда һәм соңрак нефтьчеләрдә тракторчы, әнисе мәктәптә җыештыручы булып эшләгәннәр. Гыйльметдин бабасы мулла булган. Абыйлары Илдус, Илгиз. Балачактан ук сәнгать белән кызыксынып үскәнгә күрә, V-VI сыйныфларда укыганда ук, максатчан рәвештә, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнә. 2005 елда урта мәктәпне тәмамлагач, абыйсы Илгиз белән Казанга килә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә һәм Салават Фәтхетдинов курсын тәмамлый (2009).

Иҗаты үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Абыйлары белән төшкән фоторәсеме.

Беренче чыгышлары студент елларында була. Тамашачы алдында ясаган беренче адымнары юмор артисты буларак ясала. [3] Матур тавышка ия Рифатның юмор хисе дә бар. Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны Рифат концертларына җәлеп итә, күңелле һәм җиңел холкы аңа бик күп көлке-шаярулар уйлап табарга, аннары аларны сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарның танылган кешеләрен пародияләү белән халык арасында дан казана [4] Бераздан Рифатның җырчы булу хыялы үтә. Ул күп тапкырлар танылган җырчыларның чыгышларында була һәм шулар дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлеге юклыгын аңлый. Егет сәхнәдә үз урынын эзли һәм таба. Беренче елларда ул төрле юмористик тамашаларда һәм телевизион проектларда, «Юмор шоу»да катнаша. Данир Сабиров белән башкарган «11нче сыйныф» күренеше ― тамашачылар күңелендә иң истә калган күренешләрнең берсе. Остазы Салават Фәтхетдиновның: «Сәхнәдә сүз осталары әз, син шул юнәлеш буенча барып кара әле», - дигән киңәшен үтәп, алга таба иҗаты өчен яңа җитди тормышчан темалар һәм чыгышларга әзерләнергә ярдәм итүчеләр эзли. Салават Юлаев төркемендә 4 ел эшли. 24нче сезонны тәмамлагач, Салават Фәтхетдинов янына барып, аерым иҗат итәсе килү теләге булуын белдерә. Җырлый башлавы туйлар, банкетлар алып баруга бәйле. Альфред Якшимбетов язган җырларны (мәсәлән, «Кодалар, кодачалар» җырын) башкара. Эстрадада беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән, төпле киңәшләре белән дөрес юлны күрсәткән шәхес дип Илфак Шиһаповны атый.

Ырынбур өлкәсендә яшәгән, олысы ― ГАИда, уртанчысы – нефть тармагында эшләгән абыйлары гаиләләре белән Казанга күчеп килә һәм Рифатның карьерасын төзергә ярдәм итә. Абыйсы Илгиз (1981 елгы) ― администратор, оператор [5], Илдус ― музыкант, Рифат белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый, клавишалы уен коралында уйный, ерак юлларда шофер була. Үзләре төркем булып оеша, «Сәйдәш» бию театрыннан биюче егет белән биюче кыз (биюче Диләрә Рифат кызы – хатыны) чакырталар. [6]

2017 елда Рифат Зарипов Казанда ел саен үткәрелә торган «Татар җыры» эстрада фестивалендә «Универсаль артист» номинациясендә җиңүче була. Рифат чыннан да универсаль артист: үзе иҗат итә, шаярта, җырлый һәм шул ук вакытта бии.

2017 елда «Кычыткан чыпчыгы» дигән җыр яздырган. 2018 елда бишенче программасын төзи, чыгышлар дәвамында репертуарга һәм эстрадага таләпчән мөнәсәбәте нык үзгәрә. Күбесенчә җитдирәк, тормышчанрак әйберләргә, фәлсәфи темаларга өстенлек бирә башлый. Иң популяр хитлары арасында – 2018 елда клип төшергән «Сине күреп» композициясе һәм «Адаштырма мине» җыры.

Репертуарында сольный треклар гына түгел, башка артистлар белән дә сәхнә бүлешә. Җырлары һәм клипларының бер өлеше әйдәп баручы татар радиостанцияләрендә һәм музыкаль каналларда актив ротацияләнә. [7]

Социаль челтәрдә 300 мең кеше язылган аккаунты булган.

Дискография үзгәртү

  • «Әнкәй» (2022)
  • «Сау бул, димә» (2020)
  • «Сикәлтәле тормыш юллары» (2019)
  • «Адаштырма мине» (2018)
  • «Кычыткан чыпчыгы» (2017)
  • «Ялгыз чия» (2016)
  • «Кодачалар» (2015) һ. б. [8] [9]

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Диләрә Рифат кызы Түбән Камадан, биюче, вузда бергә укыганнар; уллары Ислам (2015 елгы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү