Илфак Шиһапов - журналист, язучы, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче. Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында 1968 елның 30 маенда туган. Әтисе Илдус (2012 елда 74 яшендә вафат), авыл советы рәисе дә булган, почтада да эшләгән; әнисе Асия колхозда эшләгән. Әти-әнисе аны бик яратып, кадерләп үстергән. Мәктәптә яхшы укыган, китап укырга яраткан. Мәктәп китапханәсендәгеләрне укып бетергәч, башка авылларга китап эзләп чыгып китә торган булган. Кечкенәдән гитарада уйнаган (авылда ансамбль, анда уен кораллары булган)[1]. Гаиләдә өч туганы булган: бер туганы (малай) кечкенә чагында үлгән. Абыйсы Илшат (2008 елда 48 яшендә вафат) төзелеш техникумын тәмамлаган, юллама белән Казакъстанга киткән, шунда балалары туган. Апасы Резеда (Мөхәммәтова), 1963 елгы, 24 ел «Бәкер» шифаханәсендә склад мөдире булып эшләгән. Резеданың ире Рафаэль котельныйда хезмәт куйган[1].

Илфак Шиһапов
Туган телдә исем Илфак Илдус улы Шиһапов
Туган 30 май 1968(1968-05-30)
Татарстан, Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылы
Үлгән 30 май 2017(2017-05-30) (49 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист
Җефет Илсөя Бәдретдинова
Балалар кызы Зәринә Шиһапова, улы Нариман Шиһапов
Ата-ана
  • Илдус Шиһапов (әти)
Сайт https://vk.com/id22753430

Илфак Шиһапов төрле елларда "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" газеталарында эшләгән. Авыллар тарихын өйрәнгән, шәҗәрәләр төзегән. Илсөя Бәдретдинованың продюсеры булган. Социаль темага җырларның көен дә, сүзләрен дә үзе язган. Гаилә таркалгач, Илфак Илсөягә үзе язган җырларны башкаруны тыя. Тора-бара Илфак үзе дә җырлый башлаган[1].

2017 елда Казанда вафат. Туган авылы зиратында җирләнә.

Гаиләсе үзгәртү

Беренче никахы Минзилә, Лениногорск районы Мичурин авылыннан. Ун еллап бергә яшәгәннәр. Кызлары Зәринә.
Икенче никахы Илсөя Бәдретдинова. Унөч елдан соң гаилә таркалган. Уллары Нариман[1] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Эльмира Флүн. Резеда Мөзәммәтова: «Илфак бик елак иде». «Акчарлак», 4.10.2023, № 39, 16-17нче бит

Сылтамалар үзгәртү