Акчарлак (газета)

газета
(«Акчарлак» газетасы битеннән юнәлтелде)

«Акчарлак» газетасыТатарстанның Казан шәһәрендә нәшер ителүче күп тиражлы шәхси басма.
Газетаны нәшер итүчеләр — Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина.

Акчарлак
Tөр

гаилә газетасы

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Г. Г. Сафин, Р. Х. Сафина

Нигезләнгән

2001

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, С. Хәким ур., 3

Тиражы

33 240 (2015, август)
35 058 ↗ (2020, июль)
35 919 ↗ (2022, гыйнвар)
33 047 ↘ (2022, июль)
33 557 ↗ (2023, гыйнвар)
30 829 ↙ (2023, июль)
32 606 ↗ (2024, гыйнвар)

ISSN

2304-7313


язылу индексы

П2497

Веб-сайт: https://akcharlak.tatar/
Г. Г. Сафин, Р. Х. Сафина

2014 елдан баш мөхәррире ― Алмаз Марс улы Гыймадиев.

 

Беренче саны 2001 елда дөнья күрә. Башта айга бер, соңрак атнага бер А4 форматында 32 биттә бастырыла.

Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык № 616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә).

Бүләкләре

үзгәртү

Биш ел беррәттән (20102015) «Тираж – ел рекорды» премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче [2].

Контент-юнәлеше

үзгәртү

“Акчарлак” мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә газетасы.

Сәхифәләре

үзгәртү
  • Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары.
  • Аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар.
  • Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары.
  • Күренекле шәхесләр белән таныштыру.
  • «Зарлы телефон», «Ир белән хатын», «Сәламәтлек» тематик сәхифәләре һ. б.

Габделфәт Сафин:

  Газета чыгару — энә белән кое казу. Бөтен нәрсәне йөрәк аша үткәрергә кирәк[3].

Газетага исемне үзем таптым. Беренчедән, ул ялтыравыклы: анда 3 «а» хәрефе бар. Икенчедән, «акчарлак» сүзендә «ак» һәм «акча» сүзләрен аерырга була. Акчарлак – ирек кошы, ул беркемгә буйсынмый [4]

 

Яңа басмалар

үзгәртү

2003 елдан башлап, газетага кушымта рәвешендә, айга бер «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр»,[5] «Авырмас өчен 101 киңәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары , «Азан нуры» һәм «Строители Татарстана» журналлары бастырыла.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Татарстан: пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган. Азатлык радиосы, 9.07.2020
  2. «Пресса.ру» сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-08-07 
  3. Фәния Фәизова. Ходай сызган юлдан барабыз. «Ватаным Татарстан», 2009 ел, ноябрь
  4. «Казанские ведомости», № 79, 2012 ел, 31 май
  5. 2003 елда «Уртак түшәк» (рус. Общая постель) исеме астында барлыкка килгән газета, «Татарстан» журналының 2004 елгы октябрь санында Азат Ахунов тарафыннан бастырылган Татарская пресса: шаг в сторону карается расстрелом? мәкаләсендә каты тәнкыйтьләнә, 2009 елның 16 сентябрь көнендә мөхәрриргә Роскомнадзор тарафыннан шелтә белдерелә 2022 елның 11 ноябрь көнендә архивланган., 2013 елның 27 май көнне Азатлык радиосы һәм 28 май Матбугат.ру порталларында Римма Бикмөхәммәтова авторлыгында чыккан Китап укучы юкмы, әллә язучымы? 2022 елның 11 ноябрь көнендә архивланган. материал белән 23 сентябрь РКН утырышы 2022 елның 11 ноябрь көнендә архивланган. арасында исемен үзгәртә, 17 мең язылучысы булган газетаның ябылуы турында хәбәр Матбугат.ру сайтында 1.02.2015 көнне чыга.

Сылтамалар

үзгәртү