Гүзәл Уразовататар җырчысы, Татарстанның атказанган (2009) һәм халык (2019) артисты. Башкортстанның атказанган (2019) артисты.

Гүзәл Уразова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гүзәл Әскәр кызы Уразова

Туу көне

8 гыйнвар 1982(1982-01-08) (42 яшь)

Туу урыны

Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты - 2019

urazova.ru

Биография

үзгәртү

Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында туа. Соңгы чыганакларга караганда милләтен татар дип исәпли[1].

Мәктәптә укыганда ук ул бик актив бала була, барлык фәннәрдән диярлек өстәмә белем алып укый. Яраткан фәннәре: татар теле, әдәбият, музыка, рус теле, физкультура, информатика һәм география. Укудан тыш вакытларында Гүзәл теннис уены белән шөгыльләнә һәм ике тапкыр район чемпионы исемен ала. Барда районының 1 нче гимназиясендә укуы белән беррәттән Гүзәл балалар музыка мәктәбендә дә фортепиано классында белем ала. Шулай ук «Таң» район газетасына зур булмаган спорт, мәдәният һәм мәктәп тормышы турында мәкаләләр яза.

 
Гүзәлнең балачагы

Җыр укытучысы Гүзәл белән аеруча тырышып эшли. Профессионал буларак ул үзенең укучысында булачак эстрада йолдызын күрә. Гүзәлнең беренче уңышы — Уфа каласында узган «Башкортостан Йолдызчыклары» конкурсында беренче урын алу. Шушы җиңү кечкенә җырчының тормышында бик зур вакыйга була һәм алга таба эшләргә көч-күәт өсти. Соңрак Гүзәл район күләм, өлкә күләм конкурсларда катнаша һәм, һичшиксез, аларның һәрберсе аның тормышында зур роль уйный.

Инде танылган җырчы буларак Гүзәл Уразова композитор Сәүбән Чуганаев белән хезмәттәшлек итә башлый. Сәүбән Чуганаев «Яран гөл», «Балан», «Болытлар ага инде», «Ах, җаныем, Бибисара» хитлары авторы буларак Гүзәлгә дә аранжировкалар ясый. Ә ул үз чиратында танылган композитор группасында зур сәхнәдә җырлый.

Әлбәттә Гүзәлнең җырчы буларак танылуына аның гаиләсенең роле бик зур. Әнисе Фира Зариф кызы һәм әтисе Әскәр Марсель улы балалары Гүзәл, Гөлназ һәм Раушан үсешенә зур көч куялар һәм барлык кирәк-яракны тәэмин итәргә тырышалар. Мисал буларак Гүзәлгә икенче сыйныфта укыганда алынган фортепианоны китереп була. Гүзәл ул елларны бик җылы итеп искә ала.

1999 елда мәктәп-гимназияне тәмамлаганнан соң Гүзәл Уразова Казанга килә. Җырчы Казан дәүләт университетының икътисад яки журналистика факультетында укырга хыяллана. Әмма язмыш Гүзәлгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегендә укырга язган була. Аны Татарстанның Халык артисты Айдар Фәйзрахманов укыта.

Бер елдан соң Гүзәл Уразова Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң ул Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлегендә укый.

Гүзәл Уразованың иҗади эше хәзерге заман композиторларының әсәрләренә генә түгел, классикларныкынада бәйле: «Гөлйөзем ариясе» (Салих Сәйдәшевның «Наёмщик» операсыннан), «Китмә, сандугач» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рөстәм Яхин көе), «Сусау» (Сибгат Хәким сүзләре, Сара Садыйкова көе), «Зарыгу» (Муса Җәлил сүзләре, Нәҗип Җиһанов көе), «Ниләр җитмидер күңелгә» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), «Әллә күрешәбез, әллә юк» (Илдар Юзеев сүзләре, Айдар Фәйзрахманов көе) һәм башкалар.

Гүзәл Уразова Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Габдразак Мингалиев, Линур Зәйнуллин, Мөдәрис Газетдинов, Илгиз Закиров, Рамил Әсхәдуллин, Альфред Якшимбетов, Зөфәр Хәйретдинов кебек һәм башка композиторлар белән хезмәттәшлек итә.

 
Гүзәл Уразова «Татар җыры — 2009» фестивалендә

Гүзәлгә татар моңын тыю сәләте һәм виртуоз вокал техникасы иҗади мәсъәләләрне уңышлы чишәргә ярдәм итә. Аның хезмәтчәнлеге, репертуарны дөрес итеп сайлау сәләте, югары профессиональ дәрәҗәдә җырлауы һәм тамашачылар белән аралаша белүе җырчыга берничә кат “Алтын Барс” премиясе җиңүчесе һәм лауреаты булырга ярдәм итте. Ел саен узган «Татар Җыры» халыкара фестивалендә Гүзәл Уразова алдагы җырлары белән тамашачы күңелендә калды:

Яшь булуына карамастан, Гүзәл Уразованың Россиянең бөтен өлкәләрендә диярлек концертлары белән булганы бар. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самар, Ырынбур, Күзнәй, Мәләкәс, Пенза, Йошкар-Ола, Надым, Ижау, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Түбән Варта, Түбән Уренгой, Омск, Пермь өлкәсе һәм Башкортостан тамашачылары бик зарыгып көтеп алалар. Шулай ук җырчының концертлары Төркиядә, Казакъстанда һәм башка төбәкләрдә узганы бар. Гүзәл Уразованың гастроль сезонында 160—170 концерт уза.

Җырчының музыкаль программалары югары дәрәҗәдәге режиссурасы, сәхнә бизәлеше һәм декорацияләре, өр-яңа тавыш һәм ут бирү технологияләре, концерт алып баручыларның профессиональлеге белән аерылып тора һәм һәрбер концертка иҗади бердәмлек өсти. Шуңа күрә, Гүзәл Уразованың һәр концерт программасы тамашачылар ягыннан зур шатлык белән кабул ителә.

Еллар, еллар...

үзгәртү

Альбомнар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  • youtube.com: Гүзәл Уразова клипларын онлайн карау
  • vkontakte.ru: Гүзәл Уразованың вКонтакте'дагы төркеме

Шулай ук карагыз

үзгәртү