Анатолий Шутиков

Анатолий Шутиков (Анатолий Иван улы Шутиков, рус. Анатолий Иванович Шутиков) — дирижёр, музыка мөгаллиме. Татарстан АССР (1979), РСФСР (1986) атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты (2007), Тукай премиясе лауреаты (2001), Петр фән һәм сәнгать академиясе академигы.

Анатолий Шутиков
A.Shutikov.jpg
Туган телдә исем Анатолий Иванович Шутиков
Туган 6 июль 1946(1946-07-06) (75 яшь)
Калуга өлкәсе Козельск
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре дирижёр
Эш бирүче Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Балалар кызы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2001)
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
(2005)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1946 елның 6 июлендә Калуга өлкәсе Козельск шәһәрендә биш баланың өлкәне булып туган (әтисе – сугыш ветераны, кранчы, әнисе - тимер юл станциясе эшчесе). Туган шәһәрендә музыка мәктәбен (баян классы), Калуга өлкәсе музыка укуханәсен (В.А. Смирнов классы), Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультетын (1971), шул ук уку йортында «дирижерлык» белгечлеге буенча ассистентура (В.А.Тихонов курсы, 1973) тәмамлаган.

Хезмәт юлыҮзгәртү

ИҗатыҮзгәртү

1973 елдан Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килгән «Родник» студентлар оркестрын Татарстанның музыка сәнгате өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллективка - Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кадәр үстерә[1].
Татар дәүләт филармониясе белән берлектә филармония базасында Бөтенроссия «Халык көйләре» (Народные мелодии) фестивален оештырып килә[2].
Александра Пахмутова[3] , Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибәк Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько, Нурҗамал Усенбаева һәм башкалар белән бергә чыгыш ясый [4].
Оркестр белән Татарстан һәм Идел буе шәһәрләрендә, Аурупаның күп кенә илләрендә (Алмания, Австрия, Һолландия, Италия, Португалия, Болгария), Көньяк Кореядә гастрольләрдә була[5]

Дирижер буларак репертуарыҮзгәртү

Рус һәм чит ил классикасының иң популяр әсәрләре, композиторлар В. Городовская, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Салих Сәйдәшев, Исаак Дунаевский, В. Гридин, Дмитрий Шостакович, А.Цфасман, Иоһанн Штраус, З. Кротил, В. Лямкин, Е. Бызов, А.Цыганков, А. Алябьев, Л. Ардита, Имре Кальман, Арам Хачатурян, В.Дитель, Л. Андерсон, В. Андреев, рус һәм татар халык көйләре, халык җырлары, оркестр өчен махсус язылган әсәрләр, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү