Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (рус. Государственный оркестр народных инструментов РТ) – Татарстанның музыка сәнгате өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллектив.

  • Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижерыпрофессор Анатолий Шутиков, Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (2001). РСФСР һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Оркестр директоры – Юрий Жуков.
  • Концерт программаларын куючы-режиссер - Нина Короева, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • Концертларны алып баручы – лектор, музыка белгече Лилия Апакова, ТР атказанган артисты[1].
Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

классика

Барлыкка килгән

1993

Ил

{{Байрак/Русия Русия
Татарстан Татарстан}} [[Русия Русия
Татарстан Татарстан]]

Шәһәр

Казан

Состав

60 артист

Тарих үзгәртү

 
Оркестр җитәкчесе - профессор Анатолий Шутиков

1973 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында «Родник» студентлар оркестры булып эшли башлый. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры буларак 1993 елдан алып, филармония составында эшләп килә. Оркестрны абруйлы дирижер, Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2001) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли. Сәнгать җитәкчесенең таланты, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге, таләпчәнлеге, артистлык темпераменты нәтиҗәсендә, филармониянең «Родник» студентлар оркестры кыска вакыт эчендә югары осталыкка ия, перспективалы һөнәри иҗат төркеменә әверелә[2].

Солистлар үзгәртү

  • Оркестрда 60 кеше. Барысы да югары һөнәри музыка белеме алган.
  • Резеда Галимова (вокал), Ольга Вайсбеккер (балалайка-прима), Альберт Җәлилов (вокал).
  • Айдар Вәлиев (баян), Любовь Александрова (думбыра), Артур Дәүләтшин (балалайка), Ольга Ратушная (саксофон), Ринат Михайлов (саксофон), Ринат Бәдретдинов (ксилофон), Ленар Галиев (ксилофон), Рөстәм Мөхәммәтҗаанов (тальян), Ринат Михайлов (курай), Вениамин Булыгин (баян), Әнвәр Марин (баян), Илдар Тимофеев (баян), Юрий Цыганов (баян) һ. б.

Иҗаты үзгәртү

Оркестрның иң әһәмиятле сыйфатлары, башкару ысулының үзенчәлеге һәм башкалардан аерылып торуының сәбәпләре итеп оркестрның югары яңгыраш культурасына ирешкәнлеген, тавыш мохитендәге образлылык, уен кораллары төркемнәренең ныклы, тотрыклы булуын, башкарган әсәрләренең стилен нечкә тоемлавын иң беренче планга куярга була.
Җөмһүриятнең атаклы сәнгать осталары Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрәхмановлар оркестр белән тыгыз элемтәдә эшли. Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова оркестрның солисткасы буларак уңышлы эшләп килә.
Оркестрның һәм баш дирижерның иҗат нәтиҗәсе Россиянең мәшһүр җырчыларында зур кызыксыну уятты. Оркестр белән чыгыш ясаучылар[3] арасында: Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибәк Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько, Нурҗамал Усенбаева һәм башкалар.
Идел буе шәһәрләрендә, Аурупаның күп кенә илләрендә (Алмания, Австрия, Һолландия, Италия, Португалия, Болгария), Көньяк Кореядә гастрольләре үтә[4].

Репертуар үзгәртү

Репертуарның күптөрлелеге бу коллективның иҗади йөзен билгели. рус һәм чит ил классикасының иң популяр әсәрләре, композиторлар В. Городовская, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Салих Сәйдәшев, Исаак Дунаевский, В. Гридин, Дмитрий Шостакович, А. Цфасман, Иоһанн Штраус, З. Кротил, В. Лямкин, Е. Бызов, А.Цыганков, А. Алябьев, Л. Ардита, Имре Кальман, Арам Хачатурян, В. Дитель, Л. Андерсон, В. Андреев, рус һәм татар халык көйләре, халык җырлары, оркестр өчен махсус язылган әсәрләр, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Филармония сайтында, archived from the original on 2015-05-25, retrieved 2015-08-04 
  2. «Минем Казан» сайтында(рус.)
  3. rb16.ru сайтында, archived from the original on 2016-06-24, retrieved 2015-08-04 
  4. «Татар-информ» сайтында