Ольга Вайсбеккер
Ольга Вайсбеккер, Ольга Петр кызы Вайсбеккер (1972 елның 3 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Салават) – музыкант (балалайкачы), Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты. Татарстанның халык артисты (2018).
Ольга Вайсбеккер | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ольга Петр кызы Вайсбеккер |
Туу көне |
3 сентябрь 1972 (50 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1993 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
балалайкачы, |
Кораллар | |
Жанрлар |
классика, халык көйләре |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек |
«Лепта» ансамбле |
Бүләкләр | |
Милләт |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1972 елның 3 сентябрендә Башкортстан АССР Салават шәһәрендә Идел буе алманнары гаиләсендә туган. Салаватта музыка мәктәбен (балалайка сыйныфы, укытучысы Шамил Хәкимҗан улы Әмиров), музыка укуханәсен (укытучысы Ольга Николай кызы Гущина), Казан дәүләт консерваториясен (1997, остазы Шәүкәт Сабир улы Әмиров) тәмамлаган. 1993 елның сентябреннән (Казан консерваториясенә керү имтиханнарын тапшыргач ук), Анатолий Шутиковның «Родник» халык уен кораллары оркестрында уйный башлый. Шуннан бирле Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты (балалайка-прима).
Оркестр составында барлык балалайка төрләрен җыйнаган «Лепта» балалайка ансамблен оештыручы[1].
П. И. Чайковский исемендәге 1нче санлы Казан музыка мәктәбендә hәм 5нче балалар музыка мәктәбендә балалайка сыйныфында балаларга белем бирә[2].
Кызы Александра Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында укый.
РепертуарҮзгәртү
Анатолий Шутиковның Халык уен кораллары оркестрында балалайканың гаҗәеп тиңдәш яңгырашын тудырган талантлы музыкант. Репертуарында 100 дән артык төрле юнәлештәге әсәр. Чит ил классик әсәрләрен, рус hәм татар халык көйләрен, татар композиторларының (Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров, Александр Ключарев h. б.) балалайка өчен эшкәртелгән әсәрләрен бердәй осталык белән башкара. Оркестр башкаруында «Полет шмеля» (Н. Римский-Корсаков), «Сказка о царе Салтане», «Болеро» (А. Шульман), «Камаринская» (Осиповлар эшкәртүендә), «Зәлидә» (А. Ключарев эшкәртүендә), «Су анасы» балетындагы (Ә. Бакиров) биюләр, Ф. Әхмәтов пьесалары, Р. Яхин әсәрләре яңгыраганда балалайка-прима партиясен башкара. Бөтенроссия hәм халыкара конкурсларда катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
ӘдәбиятҮзгәртү
- Дина Хакимова. Ольга Вайсбеккер и её прима-балалайка. «Казань», 2016, декабрь, с. 50-54.
СылтамаларҮзгәртү
- Ольга Вайсбеккер 2019 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.. Татар дәүләт филармониясе сайты
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Лилия Аппакова. Серебряные струны. «Республика Татарстан», 01.12.2016(рус.)
- ↑ Ольга Иванычева. Ольга Вайссбеккер: Балалайка - это музыкальная сказка и трудовые мозоли. «Казанские ведомости», 09.12.2016