Хачатурян Арам Ильич (Хачатрян) (әрм. Արամ Եղիայի Խաչատրյան, 6 июнь 1903 ел, Тифлис (хәзер Тбилиси) шәһәре янындагы Коджоры авылы[9] — 1 май 1978 ел, СССР, Мәскәү)[10] — әрмән совет композиторы, дирижер, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе. СССРның халык артисты (1954), Социалистик Хезмәт Герое (1973). Дүрт тапкыр Сталин премиясе (1941, 1943, 1946, 1950), Ленин (1959) һәм СССРның Дәүләт премиясе (1971) лауреаты. Әрмән ССРның Дәүләт гимны авторы (1944). Әрмән ССРның Фәннәр академиясе академигы (1963). XX гасыр музыка әһелләренең берсе[11][12][13]. 1943 елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасе.

Арам Хачатурян
Туган телдә исем әрм. Արամ Խաչատրiան
рус. Арам Хачатурян
Туган 24 май (6 июнь) 1903[1][2]
Тбилиси, Тифлис гөбернәсе, Россия империясе[3][1][2] яки Коджори[d], Тифлис гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 1 май 1978(1978-05-01)[4][5][6][…] (74 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[7][8][1][…]
Күмү урыны Комитас исемендәге пантеон[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе, Мәскәү дәүләт университеты, Гнесиннар ис. дәүләт музыка укуханәсе[d], Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре композитор классической музыки, дирижёр, музыка педагогы, хореограф, музыка белгече, университет профессоры, пианист, кинокөйязар, педагог, сәясәтче, виолончелист
Эш бирүче Мәскәү дәүләт консерваториясе[1][2] һәм Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]
Җефет Макарова, Нина Владимировна[d]
Кардәшләр Сурен Хачатурян[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать фәннәре докторы[d] (1965)

 Арам Хачатурян Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Арам Ильич Хачатурян Грузиянең Тифлис[14] (Тбилиси) шәһәре янындагы Коджоры авылында, әрмән гаиләсендә дүртенче малай булып туган. Бала чагыннан музыканы яраткан, мәктәп капелласында фортепиано, быргы һәм трубада уйнаган, әмма ата-анасы бу мавыгуын хупламагач, 19 яшендә генә җитди шөгыльләнә башлаган[15].

1921 елда 18 яшьлек Хачатурян бер төркем әрмән яшьләре белән Мәскәүгә килә, монда аның агасы Сурен Хачатурян яшәгән һәм театр режиссеры булып эшләгән[16]. Ул Мәскәү университетының физика-математика факультетының биология бүлегенә укырга керә[17], ләкин бер ел үткәч, Гнесин музыкаль училищесына укырга керә, анда виолончель һәм фортепианода уйнарга өйрәнә, композиция дәресләрен алган[18]. Михаил Гнесин сәләтле студентка ярдәм итә. Училищены Хачатурян 1929 елда тәмамлый.

19261928 елларда Мәскәүнең Әрмәнстан мәдәният йортында эшли.

1929 елда Хачатурян Мәскәү консерваториясенә укырга керә, анда композиция классы буенча башта M. Ф Гнесинда, соңыннан Н. Я. Мясковскийда белем ала; аның инструментовка буенча остазлары Р. М. Глиэр һәм С. Н. Василенко була. 1934 елда ул консерваторияне кызыл диплом белән тәмамлый һәм ике ел дәвамында шунда ук аспирантурада Н. Я. Московскийда белемен камилләштерә. Студент елларында ук әсәрләр яза башлый, алар арасында: скрипка һәм фортепиано өчен җыр-поэма (1929), альт һәм фортепиано өчен сюита (1929), фортепиано өчен токката (1932), фортепиано, скрипка һәм кларнет өчен трио (1932), Беренче симфония (1934), оркестр белән фортепиано өчен концертлар (1936), скрипка (1940), виолончель (1946). 1944 елда Әрмән ССРның гимн музыкасы авторы була. Мәскәү консерваториясендә Арам Хачатурян исеме уку йортын иң яхшы тәмамлаучылар исемлегенә кертелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Арам Хачатурян Бөтенсоюз радиосында эшләп, патриотик җырлар һәм маршлар яза.

1939 елда ул «Бәхет» исемле беренче әрмән балетын иҗат итә, әмма, җитешсезлекләрен табып, музыкасының күп өлешен үзгәртеп яза. Бөек Ватан сугышы елларында «Гаянэ» балетын иҗат итә. Бу хакта композитор болай ди: «Мин Пермьнең „Үзәк“ кунакханәсендә 5-нче катта яшәдем. Ул вакытларны искә алганда, мин кат-кат кешеләргә нинди авыр булуын уйладым. Фронтка корал, икмәк, махорка кирәк иде... Ә сәнгатькә — рухи азыкка барысы да мохтаҗ булды, — фронт та, тыл да. Без — артистлар һәм музыкантлар моны яхшы аңладык һәм бөтен көчебезне бирдек. «Гаянэ»ның 700 битлек партитурасын мин ярты ел эчендә салкын кунакханә бүлмәсендә яздым, анда бер пианино, урындык, өстәл һәм карават кына бар иде. Шулар белән бергә «Гаянэ»ның чирек гасыр буе сәхнәдән төшмәгән бердәнбер совет балеты булуы минем өчен үтә дә кыйммәт...».

«Спартак» балеты Хачатурянның сугыштан соң иң күренекле хезмәте була. Партитура 1954 елда тәмамлана, ә 1956 елның декабрь аенда премьерасы була. Шушы вакыттан «Спартак» балет труппаларының репертурына ныклап керде һәм дөньяның иң яхшы сәхнәләрендә куелды. Аны Л. Якобсон, И. Моисеев, Ю. Григорович, Е. Чанга һәм башка күренекле балетмейстерлар куйды.

 
Комитас, Хачатурян, Сарьян, Тертерян, Спендиарян, Горки, Аветисян, Орбели, Симонян

Бер үк вакытта Хачатурян театрда кино өлкәсендә эшли, егермедән артык кинофильмга музыка яза[18]. 30-50-нче елларда Хачатурян спектакльләрне музыкаль яктан бизи[16].

1950 елдан Арам Хачатурян дирижер буларак еш чыгыш ясый, уңышлы гастрольләре белән СССР һәм чит илләр буйлап йөри[18]. 1950 елдан алып Мәскәү консерваториясендә һәм Гнесиннар институтында укыта (1951 елдан — профессор).

Оештыру комитеты рәисе урынбасары (1939-1948), 1957 елдан — СССР Композиторлар берлеге секретаре. Латин Америкасы илләре белән дуслык һәм мәдәни хезмәттәшлек Совет ассоциациясе президенты (1958 елдан). Совет тынычлыкны яклау комитеты әгъзасы (1962 елдан), Әрмән ССР фәннәр академиясе академигы.

Әрмәнстан башкаласы Ереванда Комитас исемендәге парк пантеонында җирләнгән.

А. И. Хачатурян әсәрләре үлгәннән соң Мәскәүдә басылып чыккан.

Хәтер үзгәртү

 
Airbus A319 «, А. Хачатурян»
  • Композитор исемен йөрткән урыннар: Мәскәү төньягында, Симферопольдә һәм Астанада урамнар.
  • 2006 елның 31 октябрендә Мәскәүдә Арам Хачатурян һәйкәле ачылган (скульптор Георгий Франгулян, архитекторы Игорь Воскресенский). Гранит һәйкәл Ереван үзәгендә, бөек композитор исемен йөрткән Зур концерт залы каршында тора.
  • Әрмәнстан Республикасының башкаласы Ереван үзәгендә композиторның йорт-музее ачылган.
  • Хачатурян музыкасы фильмнарда күп файдаланыла. Алар арасында — «2001: Космическая одиссея» (С. Кубрик), «Калигула» (Т. Брасс), «Подручный Хадсакера» (бертуган Коэндар), «Покаяние» (Т. Абуладзе), «Игры патриотов», «Прямая и явная угроза» (Ф. Нойс), «Чужие» (Дж. Кэмерон)[19], «Олдбой» (Чхан Ук Пак), британия телесериалы «Линия Онедина» (1971-1980).
  • «Аэрофлот» авиакомпаниясе Airbus A319-112 самолет (борт номеры VQ-BCO) А. И. Хачатурян исемен йөртә[20][21]
  • А. И. Хачатурян хөрмәтенә почта маркасы чыгарылган:

Арам Хачатурян исемендәге халыкара конкурс үзгәртү

Арам Хачатурян исемендәге халыкара конкурс Ереванда 2003 елдан 6-14 июньдә ел саен үткәрелә. Беренче тапкыр бу проект бөек композитор тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар белән оештырылган.

Конкурс өч бүлек — «фортепиано», «скрипка» һәм «виолончель» буенча үтә, яшь исемнәрне барлауга юнәлтелә.

Катнашучылар географиясе бик киң: БДБ илләре, АКШ, Канада, Мексика, Франция, Алмания, Испания, Италия, Бельгия, Бөекбритания, Кытай һәм башка күп илләр.

Әсәрләр исемлеге үзгәртү

Балетлар үзгәртү

    • Маскарад (1939)
    • «Гаянэ» (1942, икенсе редакция 1957)
    • «Спартак» (1956, икенсе редакция — 1958, өченче — 1968)

Оркестр әсәрләре үзгәртү

  • Бию сюитасы (1933
  • Симфония № 1 (1934)
  • «Валенсианская вдова» пьесасы өчен музыкадан сюита (1940)
  • «Гаянэ» балеты өчен музыкадан 1-нче сюита(1943)
  • «Гаянэ» балеты өчен музыкадан 2 нче сюита (1943)
  • «Гаянэ» балеты өчен музыкадан 3-нче сюита(1943)
  • Икенче симфония «Кыңгырау белән симфония» ((1943), икенче редакция — (1944)
  • «Маскарад» пьесасы өчен музыкадан сюита (1944)
  • «Русская фантазия» (1944)
  • Өченче симфония «Симфония-поэма» (1947)
  • Ода памяти Ленина» (1948)
  • «Сталинградская битва» фильмы өчен музыкадан сюита (1950)
  • «Торжественная поэма» (1950)
  • «Спартак» балетыннан 1-нче сюита (1955)
  • «Спартак» балетыннан 2-нче сюита (1955))
  • «Спартак» балетыннан 3-нче сюита (1955)
  • «Спартак» балетыннан симфоник сурәтләр (1955)
  • «Приветственная увертюра» (1958)
  • «Лермонтов» пьесасы өчен музыкадан сюита (1959)

Концертлар үзгәртү

  • Фортепиано белән оркестр өчен концерт (1936)
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт (1940)
  • Оркестр белән виолончель өчен концерт (1940)
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт-рапсодия (1961)
  • Виолончель белән оркестр өчен концерт-рапсодия (1963)
  • Фортепиано белән оркестр өчен концерт-рапсодия (1968)

Вокал һәм хор музыкасы үзгәртү

  • Сталин турында поэма (Ашуг җыры) катнаш хор һәм оркестр өчен (1938)
  • Әрмән ССРның дәүләт гимны катнаш хор һәм оркестр өчен (1944)
  • Өч концерт ариясе сопрано һәм оркестр өчен (1946)
  • «Шатлыкка мәдхия» меццо-сопрано, катнаш хор, скрипкачылар ансамбле, ун арфа һәм оркестр өчен (1956)
  • «Ватан турында баллада» бас һәм оркестр өчен (1961)

Фортепиано өчен әсәрләр үзгәртү

  • Поэма (1925)
  • Анданте (1926)
  • Вальс-капри " биюе (1926)
  • Вальс-этюд (1926)
  • Балалар альбомы, беренче өлеш (1926-1947)
  • Поэмасы (1927)
  • Җиде речитатив һәм фуг (1928-1966)
  • Сюита (1932)
  • Токката (1932)
  • Хореографик вальс (1944)
  • Ике фортепиано өчен сюита, (1945)
  • Вальс (1952, «Маскарад» пьесасы өчен музыка)
  • Сонатина (1959)
  • Соната (1961)
  • Балалар альбомы, икенче өлеш (1965)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Армянская краткая энциклопедияՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1990.
  3. 3,0 3,1 Хачатурян Арам Ильич // Хачатурян Арам Ильич / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  4. filmportal.de — 2005.
  5. Брокгауз энциклопедиясе
  6. Gran Enciclopèdia CatalanaGrup Enciclopèdia, 1968.
  7. 7,0 7,1 http://www.independent.co.uk/arts-entertainment/obituary-anatol-vieru-1181072.html
  8. 8,0 8,1 http://www.musicweb-international.com/classrev/2007/Aug07/Khachaturian_3932292.htm
  9. Герой Соц.
  10. Биография Арама Хачатуряна. РИА Новости (2013-06-06). әлеге чыганактан 2014-03-13 архивланды. 2021-10-16 тикшерелгән.
  11. 100 Greatest Classical Composers by Era
  12. Aram Khachaturian
  13. Aram Khachaturian Biography 1/10 — YouTube
  14. Aram Khachaturian — Британника
  15. {{{башлык}}} // 100 композиторов XX века (перевод с немецкого). — Урал LTD. — С. 168. — ISBN 5-8029-0084-9.
  16. 16,0 16,1 {{{башлык}}} // Театральная энциклопедия (под. редакцией П. А. Маркова). — Советская энциклопедия. — Т. 6.
  17. 100 великих композиторов/Автор-составитель Д. К. Самин. — М.: Вече, 2008. — С.371-376.
  18. 18,0 18,1 18,2 {{{башлык}}} // 100 композиторов XX века (перевод с немецкого). — Урал LTD.
  19. en:Aliens (score)
  20. Список именных бортов авиакомпании «Аэрофлот»
  21. Пресс-релиз Аэрофлота о введении в эксплуатацию А319 "А., archived from the original on 2014-04-13, retrieved 2021-10-16 

Әдәбият үзгәртү

  • Тигранов Г. Г. .
  • Тигранова И. Г. .
  • Хараджанян Р. .

Сылтамалар үзгәртү