Айдар Фәйзрахманов

опера җырчысы (лирик тенор)
(Айдар Фәйзрәхманов битеннән юнәлтелде)

Айдар Фәйзрахманов, Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов (1955 елның 30 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) — опера җырчысы (лирик тенор), музыкант, дирижер, ансамбль җитәкчесе, РФ атказанган (2009), Татарстанның халык (1997), артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019), Казан дәүләт педагогия университеты музыка факультеты профессоры (2015 елдан), кафедра мөдире. Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе.

Айдар Фәйзрахманов
Туган телдә исем Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов
Туган 30 гыйнвар 1955(1955-01-30) (69 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы (тенор)
Җефет Халисә
Балалар кызлары Чулпан, Айгөл
Ата-ана
  • Фәтхрахман Фәйзрахман улы (әти)
  • Бибинур Әхмәтҗан кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ) - 2020
РФ атказанган артистыТатарстанның халык артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Фольклор музыкасы ансамбле

1955 елның 30 гыйнварында ТАССР Арча районы Урта Бирәзә авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Арча бистәсендә (1796-1926 елларда, 2008 елдан шәһәр) мәктәпне (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Опера сәхнәсендә үзгәртү

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш режиссеры Нияз Даутов тәкъдиме белән театрга кабул ителә. 27 ел опера сәхнәсендә хезмәт куя, чит ил, рус һәм татар операларыннан партияләр башкара. Театр белән Алмания, Һолландия, Франция, Бельгия, Швейцариядә гастрольләрдә була.

Репертуар үзгәртү

 
Репертуары

Эстрада үзгәртү

Халык җырларын башкаручы буларак танылу ала. Композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова җырларын репертуарына кертә. Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Гамил Афзал, Харрас Әюп сүзләренә язылган җырларны, үзе язган[1] «Туган ягыңнан китмә» (Гамил Афзал сүзләре), «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Яшәү бары – бер кызык» (Илдар Юзеев сүзләре) җырларны башкара.

TV карьерасы үзгәртү

1999-2014 елларда Татар телевидениесендә (Татарстан "Яңа гасыр" ) «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара, тиз арада тапшыру татар тамашачысының яраткан тапшыруына әйләнә.

Ансамбль җитәкчесе үзгәртү

2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе . Ансамбль белән Австрия, Алмания, Литва, Польша, Франция, Төркия, Оман, Финляндия, Тунис, Монголия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Украинада чыгышлар ясый.


  Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыка уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты[2].  

Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. А. Фәйзрахманов Котдус Хөснуллин, И. Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли, И. Дәүләтшин, М. Кәшиповка аранжировканы ышанып тапшыра[3]

Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Коллективның куйган концертлар саны меңнәр белән исәпләнә.

Шәкертләре үзгәртү

Гүзәл Уразова, Эльвира Гафурова, Гөлшат Шәрәпова һ. б.

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Халисә Габделхәй кызы (1960—2020), Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре булып эшләгән. Озакка сузылган каты авырудан соң 2020 елның 11 июлендә вафат булган[5]. Кызлары Чулпан, Айгөл. Оныклары Ирхан, Айлин.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ч. Яркәева. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахманович // Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казан, 2011.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү