Котдус Хөснуллин

композитор, фольклорчы

Котдус Хөснуллин, Котдус Мирзасалих улы Хөснуллин (1941 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Ташлыяр) ― композитор, фольклорчы галим, ТР һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).

Котдус Хөснуллин
Туган телдә исем Котдус Мирзасалих улы Хөснуллин
Туган 27 октябрь 1941(1941-10-27) (82 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Ташлыяр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре композитор, фольклорчы галим
Җефет Кафия
Балалар улы Марат, кызы Гүзәл
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1941 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Мөслим районы (Тойгелде авыл җирлеге) Ташлыяр авылында туган. Кечкенәдән гармун уйнарга өйрәнә[1]. Туган авылы мәктәбен, Мөслим урта мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Укуын тәмамлап, Мөслимгә кайта, районда мәдәният-сәнгать эшләре белән шөгыльләнә, һәвәскәрләр белән җитәкчелек итә. 1962 елда Казан музыка училищесының хор дирижерлыгы бүлегенә укырга керә. А. С. Леман классында композиторлык серләренә дә өйрәнә. Укуын туктатып торып, өч ел Совет Армиясендә хезмәт итеп кайта. Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлап, Мөслим районына кайта. 1969―1970 елларда Мөслим музыка мәктәбендә фортепиано бүлегендә укыта. 1957 елда оешкан мәшһүр Мөслим халык хорының эшен җанландырып җибәрә, хор Сембер, Ырынбур, Куйбышев өлкәләрендә, Мәскәүдә Кремльнең съездлар сараенда һәм Чехословакиядә чыгыш ясый; әлеге коллектив 1973 елда академик хор дәрәҗәсенә ирешә[2].

 
Мөслим хоры Мәскәүдә. Кремльнең Съездлар сарае, 1973

Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык бүлеген тәмамлый (1980). Уку чорыннан ук инструменталь-камера һәм симфоник әсәрләр иҗат итә, җырлар (мәсәлән, «Күңелем язлар көтә» (Саҗидә Сөләйманова сүзләре), «Җыр чакыра» (Разил Вәлиев сүзләре)[3]) һәм романслар яза. Консерватория тәмамлаганда язган диплом эше ― «Көмеш дага» балеты[4].

Фольклорчы үзгәртү

1975―1984 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты сәнгать секторында өлкән лаборант булып эшли. Күпсанлы фольклор эспедицияләрендә катнаша, бай фольклор мтериалы туплый. Профессиональ музыкант булу өстенә фольклорчы да булып таныла.

1984―1991 елларда ТАССР мәдәният министрлыгы каршындагы Халык иҗаты һәм фәнни-методик үзәгендә үзешчән халык иҗаты бүлеген җитәкли. Татарстанда һәм аннан читтә фольклор коллективларын оештыру һәм үстерүгә зур көч сала. Фольклор коллективларын чакырып, фәнни-гамәли конференцияләр уздыру гадәткә керә. «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме йөзләгән яңа гармунчыны илгә таныта. К. Хөснуллин ― гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы, Исмәгыйль Мусин исемендәге курай, кубызчылар бәйгесен башлап, ел саен җитәкләп йөрүче дә; мөнәҗәт-бәетләрне җыючы, язып алучы һәм җырчыларга өйрәтүче, һөнәри башкаручылар катнашында «Мөнәҗәт кичәләре» оештыручы да.

1991―2002 елларда Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган Дәүләт татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау үзәге (2010 елдан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге[5]) җитәкчесе, 2002 елдан ― өлкән фәнни хезмәткәр. Фольклор буенча фәнни мәкаләләр, татар музыкаль фольклоры мәсьәләләре буенча радио һәм телетапшырулар авторы, татар халкының төрле этнорегиональ төркемнәренең этнографик концертларын әзерләүче[6]. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле репертуарын яңартуга, анда моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына ярдәм итә[7].

Китабы үзгәртү

«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» китабында (К.: «Раннур», 2001) автор К. Хөснуллин 6 мең фольклор берәмлеге туплаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү