Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (рус. Государственный ансамбль фольклорной музыки Республики Татарстан) — Татарстанның Казан шәһәрендә иҗат итүче, татар фольклор музыкасы өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллектив.

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1993

Илләр

РусияFlag of Russia.svg Русия
(ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан)

Шәһәр

Казан

Сәнгать җитәкчесе – Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты профессор Айдар Фәйзрахманов.

ТарихҮзгәртү

 
Ансамбль башкаручылары

МаксатыҮзгәртү

Ансамбльне төзүнең максаты – бай татар халык иҗаты җәүһәрләрен саклаучы, аларны хәзерге чорга яраклаштырып һәм сәнгатьнең заманча төрләренә якынайтып башкаручы иҗат төркеме булдыру.

БашкаручыларҮзгәртү

Ансамбль артистлары, күпчелектә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, югары музыка белеме алган универсаль башкаручылар. Аларның һәркайсы берничә музыка уен коралында уйный белә, һөнәри дәрәҗәдә җырлый. Ансамбльнең һәр концерт чыгышы хореография ягыннан төрле биюләр белән дә баетылган була. Татар классик уен коралларының (курай, кубыздан алып гармоникага кадәр) барысы да, яңадан сафка кайткан борынгылары да (сорнай, думбыра, ятаган, татар гөсләсе, саз) ансамбль концертларында кулланыла.

РепертуарҮзгәртү

Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны – татар халкының музыкаль фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Һәр программасы фәнни-тарихи фактларга нигезләнеп төзелгән, берничә гасырга чигенеп, борынгы бабаларыбызның яшәешен күз алдына китереп бастыра[1].

Ансамбль татар халкының төрле төркемнәре – мишәр, керәшен, Себер татарлары, Кырым татарлары, Түбән Новгород татарлары, Пермь краенда, Курган өлкәсендә, Пенза өлкәсендә, Башкортстанда, Төркиядә, Румыниядә яшәүче татарларда сакланып калган, моңарчы билгеле булмаган һәм сирәк башкарылучы халык иҗаты җәүһәрләрен башкара[2] .

Бүген ансамбль башкара торган 150 ләп әсәр бар.

  • «Идегәй» эпосына нигезләнгән «Идел-йорт» җырлы-биюле күренеше
  • «Ярмәк» җырлы-биюле күренеше
  • «Алпамша» – бугаздан җырлау, курай, думбыра көйләре бергә берләшкән әкияти эпосы
  • «Кетеки» –күп уен коралы катнашында башкарылучы җырлы-биюле күренеш
  • «Каз канаты» – авыл фольклоры нигезендә җырлы-биюле күренеш
  • «Җырла» – уйгыр фольклоры нигезендә җырлы-биюле күренеш
  • «Җымытым» – такмаклар
  • «Шестәк», «Буталдым», «Тыпырдык», «Керәшен чабатасы» биюләре
  • «Ахун көе», «Ямчыкәй» озын көйләре һ. б.

ЧыгышларыҮзгәртү

Татарстан шәһәр һәм авылларыннан тыш, Русиянең татар диаспорасы яшәгән өлкәләрендә, якын (Казакъстан, Төрекмәнстан, Украина) һәм ерак чит илләрдә (Төркия, Финляндия һ. б.) уңыш белән бара.

ДискографияҮзгәртү

  • 2004 – «Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы».
  • 2005 – «Димәк, мин әле яшим!».
  • 2006 – «"Шүрәле"се Шүрәле дә, син Концертны күр әле!».
  • 2006 – «Пар ат» (Габдулла Тукай) – фин татарлары репертуарыннан.
  • 2007 – «Котлы булсын Идел-Йорт».
  • 2007 – «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!».
  • 2008 – «Көй эзләү».
  • 2010 – «Концерт-риваять».
  • 2012 – «Дусларча».
  • 2013 – «Хәзинә» һ. б.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Онытырга мөмкин түгел (төзүче А.Ф. Фәйзрахманов). Казан, 1 китап (2013), 2 китап (2014) – аннотацияләр, җырларның тексты, ноталары, МР-3 форматлы диск, фотосурәтләр тупланган.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү