Портал:Казан
|
Проект | Төп төркем | Вакыйгалар | География | Җәмгыять | Икътисад | ММЧлар | Мәдәният | Оешмалар | Спорт | Тарих | Шәхесләр | Портал |
Казан
Казан (Qazan, Казань) – Татарстан Республикасының башкаласы, Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.
Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте. 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада, 2015 — су спорт төркемле Дөнья чемпионаты үткәрелә, ә 2018 елдагы Дөнья футбол чемпионаты шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) кабул итә.
Сайланган мәкалә
Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән мари халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә чирмешләр татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.
Казан ханлыгы күпмилләтле сәяси берләшмә була. Казан ханлыгы составында татарлар, чуашлар, чирмешләр, мордвалар һәм башкортлар булган.
Башкортлар ханлыкка азрак буйсынганнар. Шулай да хан аларга үзенең кешеләрен җибәреп, ясак җыйган. Өстәвенә, башкортлар хан гаскәрендә көрәшергә тиеш булганнар.
Ханның хакимияте Арча ягында көчле була. Бу җирләрнең үзәге булып Арча каласы торган.
Чуашлар ханга бик үк нык буйсынмаганнар. Ләкин аларның җирләрендә татар морзаларының биләмәләре булган. Чуашлар да ясак түләгән.
Казан шәхесе
Владимир Илья улы Ленин (чын фамилиясе Ульянов; рус. Влади́мир Ильи́ч Ле́нин) — Русия империясе һәм СССР сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, большевиклар фиркасен нигезләүчесе. 1917 елның Бөек Октябрь инкыйлабын оештыручылардан берсе. Фәлсәфәче, марксист, публицист, Өченче коммунистик интернационалны оештыручы, СССР нигезләүчесе. Фәлсәфә һәм икътисад өлкәсенә карый торган фәнни хезмәтләре бар.
Атасы — күренекле мәгърифәтче Илья Ульянов Сембер губернасы дәүләт мәктәпләре буенча баш инспектор. Улы Сембернең гимназиясендә укый. 1887 елны Казан университетының юридик факультетына укырга керә.
Биредә үзенең революцион эшен башлый. Шул ук елны студентлар арасында фетнәдә катнашканлыктан, университеттан куыла. Мәхкәмә аны хөкем итеп Казан өязендәге Апакай авылына «сөрген»гә җибәрә.
Мәкаләләр
Казан турындагы мәкаләләрне аның төркеменнән карагыз:
Ә сез беләсезме...
- Казанда Владимир Азин исемендәге зур микрорайон бар.
- 1952 елның 19 һәм 24 апрелендәге БКП (б)ның карары нигезендә Казан өлкәсе барлыкка килгән.
- Казанда татар язучысы Фатыйх Әмирхан хөрмәтнә аталаган проспект бар.
- Иске Таш мәчет Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән.
- Мәҗит Гафуриның туган авылында алар нәселен «Бажык татарлары» дип атыйлар.
- 2012 елның 1нче августында Казанда сюжет вакыйгалары бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда баручы татарча фильм премьерасы уза.
- Казанның Кремль урамына хәзерге исеме аңа 1996 елда гына бирелә.
- «Казан» ат спорты комплексы — Аурупаның иң зур ипподромнарының берсе.
- Казанда 1905 елгы беренче урыс революциясе фетнәчеләре хөрмәтенә аталган урам бар.
Сайланган рәсем
Кышкы Казан Кирмәне күренеше<center\>
Киләчәккә эш
Кызыл сылтамалар
Тугандаш порталлар
- Аурупа
- Русия Федерациясе
- Cубъектлары:Мәскәү — Санкт-Петербург — Алтай — Архангельск өлкәсе — Башкортстан — Бурятия — Вологода өлкәсе — Дагстан — Байкал арты крае — Карелия — Киров өлкәсе — Коми — Курск өлкәсе — Ленинград өлкәсе — Мари Ил — Мордовия — Мәскәү өлкәсе — Мурманск өлкәсе — Түбән Новгород өлкәсе — Новгород өлкәсе — Пенза өлкәсе — Пермь крае — Диңгез буе крае — Псков өлкәсе — Свердловск өлкәсе — Смоленск өлкәсе — Ставрополь крае — Татарстан — Тула өлкәсе — Тюмень өлкәсе — Удмуртия — Чечня — Чуашстан — Ярославль өлкәсе
- Русия шәһәрләре
- Русия Федерациясе
Төрлесе: Русия тарихы • Рус теле • Татар теле • Русия гыйбадәтханәләре • Себер • Ерак Көнчыгыш • Русия футболы • Русия матбугаты • Татар матбугаты
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү