Васильченко урамы (Казан)

Васильченко урамы, Александр Васильченко урамы (рус. улица Васильченко, улица Александра Васильченко) — Казанның Мәскәү районындагы урам, магистраль. Восстание урамы белән киселештә башлана. ТЭЦ урамы белән киселештә тәмамлана. Торак мәйданы комплексын, Төньяк, Левченко бистәләрен Казанның Киров районы белән тоташтыра. Советлар Берлеге Каһарманы очучы-сынаучы Александр Васильченко (1911-1960) исемен йөртә.

Васильченко урамы
Озынлык 6140 ± 1 метр
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Казан
Почта индексы 420095
Васильченко урамы. Фото: kznportal.ru

Тарих үзгәртү

Элекке исемнәре 7нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 7нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[1]

2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Советлар Берлеге Каһарманы, «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы, әлеге урамда яшәгән Александр Григорий улы Васильченко (1911-1960) истәлегенә Васильченко урамы итеп үзгәртелгән[2].

Игътибарга лаек обьектлар үзгәртү

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
  2. Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-14