Владимир Мартин улы Азин (рус. Владимир Мартинович (Михайлович) Азин, лат. Voldemārs Āziņš); 8 октябрь 1895(1895-10-08), Полоцк өязе[d], Витебск гөбернәсе, Россия империясе18 февраль 1920(1920-02-18)[1] (24 яшь), ) — Ватандашлар сугышының катнашучы, кызыл командир, дивизия башлыгы.

Владимир Азин
Туган телдә исем Владимир Мартин улы Азин
Туган 26 сентябрь 1895(1895-09-26)
Полоцк өязе[d], Витебск гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 18 февраль 1920(1920-02-18) (24 яшь)
Милләт латыш
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Q117837740?
Һөнәре офицер
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы
Бүләк һәм премияләре

 Владимир Азин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

 
Кызыл Байрак ордены
 
Полоцкта Азин истәлегенә куелган бюст
 
Чернушкада Азин истәлегенә куелган бюст

Владмир Азин крестьян гаиләсендә Витебск губернасынадгы Полоцк өязенең Марьяново авылында туган. Милләте ягыннан латыш. Полоцк шәһәре училищены тәмамланган, Рига шәһәрендә фабрикада хисапчы булып эшләгән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, рядовой.

1918 елның латыш коммунистик отрядның командиры булып билгеләнгән; аннан соң Вяткада Кызыл гвардия отрядларны төзүдә катнашкан. 1918 елның җәендә Азин большевикларның Россия коммунстик партиясенә керә һәм 19 нчы Урал полкының командиры итеп билгеләнгән. Тиздән 19 нчы Урал полкы 2 нче армия составына кертелә. Полк Казан юнәлешендә сугышлар алып бара. Беренче сугышлардан соң, Азин 5 нче армия частьләре белән бергәКазанны басып алган Арча хәрби төркеме командиры итеп билгеләнә.

Аннан соң Азин Чулман буенда фетнәчеләр белән сугышкан 2 нче җыелма дивизияне җитәкли. Ижауны яулап алган өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1918 елның ноябрендә Азинның төмәненә 28 нче тәртип номеры бирелә, һәм ул 2 нче армия составына кертелә.

1919 ел башында 28 нче төмән Колчак гаскәрләре белән Көнчыгыш фронтта сугыша. Ул акгвардиячеләрнең каршылыгын Чернушка — Сарапул сызыгында сындыра һәм Урта Уралда һөҗүмгә күчә. 28 нче төмән башка 2 нче армия частьләре белән бергәләп Алабуганы, Әгерҗене, Сарапулны, ә 15 июньдә Екатиринбурны ала.

Тиздән 28 нче төмән Деникин белән көрәш өчен көньяк фронтына күчерелә. Анда дивизия 10 нчы армия составына кертелә һәм Царицын юнәлешендә сугыша. Бу сугышларда Азинның кулы яралана, әмма ул, госпитальда дәвалануны тәмамланмаган килеш, дивизиягә кире кайта.

1920 елның февралендә 2 нче дивизия Маныч елгасын кичә. 17 февральдә Азин комиссар Стельмах һәм разведкачылар төркеме белән алдынгы позицияләргә рекогносцировкага китә. Урынны тикшерү вакытында алар ак казаклар төркеме белән бәрелешәләр. Бер версия буенча, Азинны казаклар әсирлеккә алырга тырышканда үтерәләр, икенче версия буенча — Тихорецкая[2] станицасында жәзалап үтерәләр.

Бүләкләре һәм премияләре үзгәртү

  •   Кызыл байрак ордены

Истәлек үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү