Волгоград

Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге
(Царицын битеннән юнәлтелде)

Волгогра́д яки Сарысу (рус. ВолгоградИдел каласы, төрки телләрдә Сарысу, Сары-Чин) — Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге.

Волгоград
рус. Волгоград
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1589
Сурәт
Рәсми исем Волгоград
... хөрмәтенә аталган Идел
Демоним volgogradenc, volgogradenca, волгоградец, волгоградка, волгоградцы, валгаградзец, валгаградка һәм валгаградцы
Нигезләүче Засекин, Григорий Осипович[d], Роман Васильевич Алферьев[d] һәм Иван Афанасьевич Нащокин[d]
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Волгоград өлкәсе һәм город Волгоград[d][1]
Административ-территориаль берәмлек город Волгоград[d][1]
Сәгать поясы UTC+04:00 һәм UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Идел
Хөкүмәт башлыгы Андрей Владимирович Косолапов[d]
Халык саны 1 004 763 (1 гыйнвар 2021)[2]
Административ бүленеше Волгоградның Трактор заводы районы, Волгоградның Кызыл Октябрь районы, Волгоградның Үзәк районы, Волгоградның Дзержинский районы, Волгоградның Ворошилов районы, Волгоградның Совет районы, Волгоградның Киров районы һәм Волгоградның Кызыл Армия районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 80 метр
Кардәш шәһәр Ковентри[3][4], Острава, Кеми[d][4][5], Льеж[4][6], Дижон[4][7], Торино[4], Порт-Саид[d][4], Чинай[4], Хиросима[4], Райниккендорф[d], Хемниц[4][8], Русе[d][4], Гирин[d][4], Крушеватс[4], Тирасполь[9], Плоньск[d][4], Сандански[d], Орландо, Олевано-Романо[4], Кливленд[4], Торонто, Чыңду[10][4], Ереван[4][11], Измир[12][4], Ортона[4], Көлн[4][13], Күстәнҗә, Цюйцзин[d][4] һәм Киев[14][15]
Бүләкләр
Входит в состав списка памятников культурного наследия список объектов культурного наследия: Волгоград[d]
Мирас статусы Россиянең мәдәни мирас объекты[d]
Мәйдан 859 км²
Почта индексы 400001–400138
Рәсми веб-сайт volgadmin.ru(рус.)
Коллаж
Яклаучы изге Александр Невский
Феноменның икътисады экономика Волгограда[d]
Беренче язма телгә алу 1579
Җирле телефон коды 8442
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Волгоград Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Шәһәр Идел елгасының уң яры ~60 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 961 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Волгоградтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Воронеж ~ 582 км
Тамбов ~ 519 км
Сарытау ~ 389 км
Камышлы ~ 195 км
  Җаек ~ 836 км
Ырынбур ~ 1114 км
 Луганск ~ 533 км
Каменск-Шахтинский ~ 378 км
 
Җилләр розасы
Волгодонск ~ 308 км
Ростов-на-Дону ~ 492 км
Әлиста ~301 км Әстерхан ~ 436 км

Сәгать поясы үзгәртү

 

Вологоград һәм Волгоград өлкәсе халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат үзгәртү

Волгоград климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 12,0 14,0 21,4 29,3 37,7 40,1 40,9 41,1 38,8 31,5 18,9 11,5 41,1
Уртача максимум, °C −3,5 −3,3 3,3 14,5 21,4 26,4 29,3 28,1 21,3 12,7 3,4 −2 12,6
Уртача температура, °C −6,3 −6,7 −0,5 9,2 15,9 20,9 23,5 22,3 15,6 8,0 0,3 −4,8 8,1
Уртача минимум, °C −9,2 −9,9 −4 4,1 10,1 15,0 17,5 16,2 10,3 3,9 −2,5 −7,6 3,7
Абсолют минимум, °C −32,6 −32,1 −27,8 −10,1 −2,6 0,0 7,0 2,8 −3 −12 −23,9 −30,5 −32,6
Явым-төшем нормасы, мм 28 23 20 24 41 39 36 28 25 25 26 32 347
Чыганак: Погода и Климат

Тарих үзгәртү

Идел буе Болгары чоры үзгәртү

Төрки чыганаклар буенча Идел буе Болгары дәверендә бу урында сәүдә ноктасы Сарысу шәһәрчеге (кайбер чыганак буенча Сары Тиен (Сары Чин), болгарлар кайбер очракта тиен тире - тәңкә буларак кулланган) салынган. Идел буе Болгары һәм Шәрекъ - Фарсы иле, Бохара әмирлеге - арасында сәүдә иткән өчен фактория шәһәрчеге булып торган. Татар халык иҗатында борынгы исеме калган:

«Болгар иленең кызлары» җырыннан

…Иш суыннан билән ага

Сары-чингә, Итилгә,

Газиз башын хур була икән

Ялгыз калсаң чит илдә.

Алтын Урда чоры үзгәртү

Алтын Урда чорында Сарысу шәһәре сәүдә-хәрби ныгытмасы булып торган.

14 гасырда Алтын Урда бәкләрибәге Мамай кирмән янындагы калкулыкта каравыл ныгытмасына нигез салган. Бер риваять буенча бу курганда бәкләрибәк Мамай алтыннан коелган киемнәрендә күмелгән. Ләкин Мамайның чын кабере Кырымда табылган.

Мамай салган ныгытмасы булганга күрә Мамай курганы аталган, биредә бик канкойгыч сугышлар узган: Аксак Тимер һөҗүме һәм Сталинград сугышы.

Аксак Тимер Алтын Урдага һөҗүм иткәннән соң 1391-1395 елларда татар Сарысу шәһәренә зур зыян китергән, күп биналар җимерелгән иде.

Россия патшалыгы чоры үзгәртү

1589 елда татар Сарысу шәһәре рус гаскәре буйсындырган, һәм русча Сарысу - "Царицын" әйтелеше башланган.

Ватандашлар сугышы үзгәртү

Июльдә, Урал казаклары белән берләшү өчен, Дон гаскәре Царицынны алырга омтыла. 1918 елның август - сентяберндә Дон гаскәре Поворино һәм Воронежка таба һөҗүмгә күчте. 11 сентябрьдә совет сәргаскәрлеге үзенең гаскәрләрне Көньяк фронтка туплады. 24 сентябрьгә совет гаскәрләре казакларның Воронең-Пововрино юнәлешендә һөҗүмен туктаталар, ә Царицын юнәлешендә Красновның гаскәрләрне Дон артына чигендерә.

Совет чоры үзгәртү

1589 елдан 1925 елга кадәр шәһәр Цари́цын (Сарысу) исемен, ә 1925 елдан 1961 елга кадәр Сталингра́д исемен йөртә. 1942-1943 елларда барган Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган, Икенче бөтендөнья сугышы иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы.

1961 елда Волгоград исеме кушыла.

Эчке бүленеш үзгәртү

  1. Трактор заводы районы
  2. Кызыл Октябрь районы
  3. Үзәк районы
  4. Дзержинский районы
  5. Ворошилов районы
  6. Совет районы
  7. Киров районы
  8. Кызыл Армия районы

Халык үзгәртү

1811[16] 1840[17] 1856[16] 1863[16] 1897[18] 1913[16] 1926[16] 1931[16] 1939[16] 1959[19] 1970[20] 1979[21] 1989[22] 2002[23] 2010[24]
~3 800 4 605 ~7 200 ~8 400 55 186 ~100 800 ~153 500 ~304 100 ~445 000 593 844 817 647 928 692 998 894 1 011 417 1 021 244

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[25] 2010[26]
руслар 91,2% 92,3%
әрмәннәр 1,5% 1,5%
украиннар 1,8% 1,2%
татарлар 1,1% 1,0%

Волгоград агломерациясе үзгәртү

Волгоград агломерациясе — Волгоград өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — 1,4 млн кешедән артык (Көньяк федераль округы халкының ~10% өлеше, Волгоград өлкәсе халкының ~55% өлеше). Агломерация составына Волгоград, Волжский, Краснослободск шәһәрләре, Городище, Светлый Яр, Средняя Ахтуба штб-лары керәләр.

Волгоград бүген үзгәртү

Идел буендагы шәһәр, порт. Идел-Дон каналының башы, тимер юл төене. Халык исәбе 981,9 мең кеше (2009). Машина ясау (трактор), кара һәм төсле металл, нефть һәм нефть химиясе, төзелеш материаллары, азык-төлек ширкәтләре үскән. Иделдә ГЭС. Каһарман шәһәр, Бөек Ватан сугышы (1941–1945 еллар) истәлекләренә бай. Дөньяда иң биек скульптура (82,3 м) — Ватан ана монументы Волгоград шәһәрендә урнашкан.

Мәгариф үзгәртү

Кардәш шәһәрләр үзгәртү

Татар матбугаты үзгәртү

Шәхесләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
  2. https://www.citypopulation.de/en/russia/cities/southern/
  3. https://www.coventry.gov.uk/directory_record/6224/volgograd_russia/category/732/europe
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 4,17 4,18 4,19 4,20 http://www.volgadmin.ru/d/about/TwinCities
  5. https://www.kemi.fi/kaupunki-ja-hallinto/suuri-pieni-kaupunki/kansainvalinen-toiminta-ja-yhteistyo/
  6. https://www.liege.be/fr/vie-communale/services-communaux/international/jumelages-et-partenaires/volgograd-volgograd-russie
  7. https://www.dijon.fr/Dijon-Capitale/Ville-internationale/Villes-partenaires
  8. https://www.chemnitz.de/chemnitz/de/unsere-stadt/chemnitz-international/partnerstaedte/wolgograd/index.html
  9. http://www.volgadmin.ru/d/about/PartnerCities
  10. https://www.gochengdu.cn/news/our-sister-cities/sister-cities-of-chengdu/volgograd-russia--a425.html?xcSID=04j06l2e0bo8q3o2mh7ud63pm2
  11. https://www.yerevan.am/en/partner/sister-cities/
  12. https://www.izmir.bel.tr/tr/KardesKentler/62
  13. https://www.stadt-koeln.de/politik-und-verwaltung/internationales/staedtepartnerschaften/wolgograd-russland
  14. https://kievcity.gov.ua/news/205.html
  15. http://consultant.parus.ua/?doc=0A10E557DA
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 16,4 16,5 16,6 http://www.mojgorod.ru/volgorad_obl/volgograd/
  17. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  18. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1352
  19. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  20. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  21. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  22. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  23. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  24. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок gks.ru не указан текст
  25. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-03-07 
  26. 4. НАСЕЛЕНИЕ ПО НАЦИОНАЛЬНОСТИ ИВЛАДЕНИЮ РУССКИМ ЯЗЫКОМ ПО МУНИЦИПАЛЬНЫМ ОБРАЗОВАНИЯМ ВОЛГОГРАДСКОЙ ОБЛАСТИ (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-01-12, retrieved 2013-11-28 
  27. Griffin, Mary (2011-08-02). Coventry's twin towns. Coventry Telegraph. әлеге чыганактан 2013-08-06 архивланды. 2013-08-06 тикшерелгән.
  28. Coventry - Twin towns and cities. Coventry City Council.. әлеге чыганактан 2013-04-14 архивланды. 2013-08-06 тикшерелгән.
  29. Pessotto, Lorenzo. International Affairs - Twinnings and Agreements. International Affairs Service in cooperation with Servizio Telematico Pubblico. City of Torino. әлеге чыганактан 2013-06-18 архивланды. 2013-08-06 тикшерелгән.
  30. 広島市の姉妹・友好都市. City.hiroshima.jp. әлеге чыганактан 2009-06-07 архивланды. 2009-07-17 тикшерелгән.
  31. Sister Cities International (SCI). Sister-cities.org. әлеге чыганактан 2015-06-13 архивланды. 2013-04-21 тикшерелгән.
  32. Yerevan - Partner Cities. Yerevan Municipality Official Website. © 2005—2013 www.yerevan.am. әлеге чыганактан 2013-11-05 архивланды. 2013-11-04 тикшерелгән.
  33. МЕЖДУНАРОДНО СЪТРУДНИЧЕСТВО НА ОБЩИНА РУСЕ - Побратимени градове (Bulgarian). Община Русе [Municipality Ruse]. әлеге чыганактан 2013-08-05 архивланды. 2013-08-12 тикшерелгән.
  34. Executive power of Baku city