Мамай курганы - 1942-1943 елларда Сталинград сугышы вакытында булган каты бәрелешләр урынында, Идел елгасы уң ярында, Волгоград шәһәренең Үзәк районында урнашкан калкулык. Бүген ул урында "Сталинград сугышы Каһарманнарына" "Ватан-Ана чакыра" төп һәйкәле белән мемориаль комплекс урнашкан.

Тарихи - мемориаль архитектура ансамбле
Мамай курганы
Шәһәр Волгоград
Төзелеш 19591967 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Мамай курганында берничә туганнар каберлек һәм шәхси каберләр урнашкан, бөтенесе 35 000 кеше күмелгән.

Тарих үзгәртү

 
Бәкләрибәк Мамай

Алтын Урда чорында татарлар Сарысу дигән шәһәргә нигез сала, кайбер чыганаклар буенча бу урында Идел буе Болгары Сары Тиен дигән кирмәнгә нигезләгән (болгарлар тиен тиресе акча буларак кулланганнар), соңрак нәкъ шушы атама русча Царицынга әверелә.

Сарысу елгасы Иделгә кушылган урында урнашкан Сарысу - Сары Тиен кирмәне мөһим хәрби, сәүдә ролен уйнаган.

14 гасырда Алтын Урда бәкләрибәге Мамай кирмән янындагы калкулыкта каравыл ныгытмасына нигез салган.

Бер риваять буенча бу курганда бәкләрибәк Мамай алтыннан коелган киемнәрендә күмелгән. Ләкин Мамайның чын кабере Кырымда табылган.

Сталинград сугышы Каһарманнарына һәйкәл үзгәртү

 
Маршал Чуйков кабере, Мамай курганы, Волгоград
 
Мәңгелек ут

Төп өлешләр:

  • Буыннар хәтере
  • Пирамидаль тирәкләр аллеясе
  • Җанын кызганмыйча каршы торганнар мәйданы
  • Дивар хәрәбәләре
  • Каһарманнар мәйданы
  • Монументаль сын
  • Хәрби дан залы
  • Хәсрәт мәйданы
  • Ана-Ватан чакыра! төп һәйкәле
  • Хәрби зират
  • Мемориаль дендропарк
  • Сталинград Каһарманнары һәйкәл (архитектор Вучетич)

Сталинград сугышы төп каһарманы маршал Василий Чуйков Мамай курганында күмелгән.

Сылтамалар үзгәртү