Мәңгелек ут
Мәңгелек ут - нәрсәдер яки кемдер хакында мәңгелек хәтерне гәүдәләндерүче һәрвакыт яна торган ут. Гадәттә мемориаль комплекска керә.
Тарих
үзгәртүАрий халыклары утны табыну буларак хөрмәт иткәннәр, Иран утка табынучылары (зәрдөштләр) йорт учакларында "мәңгелек ут" саклаганнар.
Румда Веста гыйбадәтханәсендә мәңгелек ут янган.
1921 елдан Парижда Триумф аркасы астындагы Билгесез Гаскәри мемориалында мәңге ут яна башлый.
ССРБда беренче мәңгелек ут Тула өлкәсендә 1955 елда яндырылган, 1957 елда - Ленинградта, 1958 елда - Акъярда, 1961 елда - Мәскәүдә.
Татарстандагы мәңгелек утлар
үзгәртүТатарстан Җөмһүриятендә берничә мәңгелек ут бар:
- Казан - Җиңү Паркы, Бөек Ватан сугышы Каһарманнары хәтеренә багышланган һәйкәл янында.
- Казан - Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы янында.
- Казан - Юдинодагы Дан Аллеясе
- Алабуга - Яр буе урамда, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтеренә багышланган Мәңгелек ут
- Яшел Үзән - Ленин урамы, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтеренә багышланган Мәңгелек ут
- Түбән Кама - Октябрь 50 еллыгы урамында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтеренә багышланган Мәңгелек ут.
Сылтамалар
үзгәртү- Криворучко М. Г., Мишин П. И., Смирнов И. Г. Москва — героям Великой Отечественной: (Путеводитель). — М.: Московский рабочий, 1977. — С. 43-46. — 384 с. — 30 000 экз. (обл.)
- Муравьёв В. Б. Могила Неизвестного солдата. — М.: Московский рабочий, 1987. — 64 с. — (Биография московского памятника). — 50 000 экз. (обл.)