Камышлы (Волгоград өлкәсе)

Камышин (рус. Камышин) — Россия шәһәре, Камышин районының административ үзәге.

Камышин
Карта
Ил Россия
Регион Волгоград өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Камышин
Координатлар 50°5'тн, 45°24'кнч
Нигезләнгән 1668 ел
Элеккеге исемнәр Дмитриевск
Мәйдан 38 км²
Мәркәз биеклеге 50 м
Халык саны 119 924 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 84457
почта индекслары 403870—403895
Рәсми сайт admkamyshin.info

Халык саны — 119 924 кеше.[1]

География үзгәртү

Камышин Идел елгасының (Волгоград сусаклагычы) уң ярында, аңа Камышинка елгасы кушылу урынында, Волгоградтан 180 километр төньяктарак урнаша. Иделнең каршы ярында Николаевск шәһәре урнаша. Елга порты, Идел буе тимер юлының тимер юл станциясе, Тамбов—Камышин сызыгында соңгы станция. Шәһәр аша Р228 (СызранСарытауВолгоград) автоюлы бара.

Климат үзгәртү

  • Уртача еллык температура — +7,6 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 67,7%
Камышин климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 12,3 12,0 19,8 28,6 36,6 39,8 42,0 41,2 39,3 27,7 17,0 11,0 42,0
Уртача максимум, °C −4,6 −4,8 1,5 13,9 21,5 26,8 29,2 27,5 20,6 11,6 2,1 −3,3 11,8
Уртача температура, °C −7,5 −7,8 −2 8,9 16,1 21,4 23,7 22,0 15,5 7,6 −0,7 −5,9 7,6
Уртача минимум, °C −10,5 −11,1 −5,3 4,2 10,5 15,9 18,2 16,4 10,6 3,8 −3,4 −8,9 3,4
Абсолют минимум, °C −35 −32,7 −27,8 −12,8 −1,1 1,0 6,0 3,8 −3,2 −10 −25 −30 −35
Явым-төшем нормасы, мм 32 26 25 29 41 39 36 28 41 26 32 34 389
Чыганак: «Погода и климат»

Тарих үзгәртү

 
Герб (1781)
 
Герб (1968)

1668 елда Камышинка крепость буларак нигезләнә. 2 елдан соң Царицын ягыннан килгән Степан Разин гаскәрләре крепостьны яндырып бетерә.

1695 елда, төрекләр белән сугышы вакытында, монда Петр I булган; монда ул Идел һәм Донны тоташтырган канал төзү турында карар итә. 1697 елда, канал төзелешне саклау өчен, Димитрия Солунский исемле укчылар полкы Казан шәһәреннән Камышинкага күчерелә.[2] Канал төзү буенча эшләр 16971701 елларда үткәрелгәннәр, ләкин канал төзелеп бетермәгән.

1708 елда Дмитриевск халкы Булавин күтәрелешендә катнашканнар. 1774 елда Дмитриевск Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

1780 елда Дмитриевск Сарытау наместниклыгында өяз үзәге статусын ала; шул ук елда аңа Камышин исеме кушыла.

1856 елда Дмитриевскта 4 чиркәү, 707 йорт һәм 127 лавка (кибет) булган.

1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла. 1919 елның июльдә аклар тарфыннан басып алына, ләкин бер айдан соң аклар гаскәре шәһәрдән чигенә.

1928 елданКамышин районы үзәге. 1934 елданСталинград өлкәсе составында.

Халык үзгәртү

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1913[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[1]
7 268 ~10 400 16 264 ~22 400 ~18 000 ~17 900 ~24 000 56 511 97 242 111 565 122 463 127 891 119 924

Милли состав (2010): руслар — 92,4 %, украиннар — 2,0 %, алманнар — 1,6 %.

Икътисад үзгәртү

Эре киҗе-мамык комбинаты. Кран, инструменталь, машиналар төзү, тимерче һәм кою, лак-буяу, пыяла тарасы заводлары.

Азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре: яшелчә-консервлар заводы, май һәм сыр җитештерү заводы, ит комбинаты, һ.б. Төзү материалларны ясау.

Югары уку йортлары үзгәртү

  • Волгоград дәүләт техника университетының филиалы
  • Волгоград эшкуарлык институтының филиалы
  • Заманча һуманитар акдемиясенең филиалы

Шәхесләр үзгәртү

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-22 
  2. Камышин — сын Казани
  3. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/saratov/index.html
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1337
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны

Тышкы сылтамалар үзгәртү