Краснослободск (Волгоград өлкәсе)

Краснослободск (рус. Краснослободск) — Волгоград өлкәсенең Урта Актүбә районында кече шәһәр.

Краснослободск
Карта
Ил Русия
Өлкә Волгоград өлкәсе
Район Урта Актүбә районы
Координатлар 48°42'0"тн, 44°34'0"кнч
Нигезләнгән 1870
Элеккеге исемнәр Букатин, Красная Слобода
Мәркәз биеклеге 50 м
Халык саны 16 007 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 84479
Почта индексы 404160

Халык саны — 16 007 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Шәһәр Волгоград каршында, Идел елгасының сул ярында урнашкан.

Тарих үзгәртү

1870 елда казак Агей Букатин тарафыннан утар буларак нигезләнгән. 1923 елда аңа Красная Слобода исеме кушылган.

1938 елда Красная Слободага шәһәр тибындагы бистә статусы бирелә, ә 1955 елда ул Краснослободск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
18 993 17 749 16 047 13 533 14 359 16 007

Милли состав (2010): руслар — 89,5%, татарлар — 3,8%, әрмәннәр — 1,5%, украиннар — 1,2%, чегәннәр — 1,1%.[7]

Икътисад үзгәртү

Суднолар төзү заводы, балык заводы.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү