В.И.Ленин исемендәге Идел-Тын каналы (рус. Волго-Донской канал) — Идел һәм Тын елгаларны бәйләүче канал.

Идел-Тын каналы
рус. Волго-Донской канал
Шлюзларның берсе
Шлюзларның берсе
Расположение
ИлРусия Русия
ТөбәкВолгоград өлкәсе
Характеристика
Озынлык101 км
Су агымы
КерүИдел
 · Керүнең биеклеге12,3 м
48.52752°0′0″ т. к. 44.553673°0'0" кч. о. (G) (T)
ТамакТын
 · Тамакның биеклеге42,0 м
48.666468°0′0″ т. к. 43.787637°0'0" кч. о. (G) (T)
Идел-Тын каналы (Волгоград өлкәсе)
— баш, — тамак
[[commons:Category: Volga–Don Canal Викиҗыентыкта|Идел-Тын каналы]] Викиҗыентыкта

Су юлының озынлыгы 101 км (шуннан 45 км елга һәм сусклагыч аша үтә).

Канал 19481952 елларда төзелгән, тоткыннар хезмәте файдаланылган. Идел-Тын каналы Волгоградның төньяк өлешеннән башланып, Сарпа елгасы үзәнлеге, Ерген калкулыгы итәкләре, Идел-Тын сүбүләре буйлап, Червленая елгасы үзәненә чыга, соңра Варвара, Береслав, Карповка сусаклагычлары аша Калач шәһәре янында Цимлянск сусаклагычына кушыла (Дон елгасы шул җирдә Цимлянск сусаклагычына коя).

Ике өлештән тора: Идел шлюз баскычы (9 шлюз, биеклеге 88 метр) һәм Тын шлюз баскычы (9 шлюз, биеклеге ↘44 метр). Су юлының йөк ташу өчен бик әһәмиятле.

Тарих үзгәртү

Идел һәм Тынны тоташтырыуның беренче омтылышы төрек солтаны Сәлим IIнеке булды. 1569 елда, Әстерхан явы вакытында ул Тынга канал казу өчен 22 мең гаскәрине җибәрде, ләкин, бер ай генә үткәч, төрекләр «бөек сүгенүләр бәлән» чигенергә мәҗбүр булганнар.

1696 елда Азакны кулга төшергәч, Пётр I канал төзергә булган, ләкин ресурслар җитешмәве һәм башка проблемалар җитәрлек булганлыктан, канал төзелеше 1701 елда туктатылган.

1701 елда Пётр I яңа төзелешенә этәргеч бирде, канал Уканың (Идел кушылдыгы) югары агымын Упа елгасы белән (Тын кушылдыгы) тоташтырырга тиеш иде. 1702—1707 елларда 84 шлюз төзелгән, 1707 елда канал буенча навигация башланды, ләкин ул су ташу вакытында гына була алган; башка ел фасылларында су җитешмәве аркасында канал көймәләр йөреше өчен яраклы булмаган, канал буенча 300гә якын көймә генә үтте, һәм 1720 елда каналда барлык эшләр туктатканнар.

Галерея үзгәртү