Күстәнҗә
Күстәнҗә (рум. Constanța, грек. Tομή Tomí, лат. Tomis Constantiana, болг. Кюстенджа, төр. Köstence) — Румыниянең көньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Күстәнҗә жудецының үзәге. Илнең Кара диңгез ярындагы мөһим порты. Тимер һәм автомобил юллары төене. Халыкара аэропорт.
Күстәнҗә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Румыния |
Жудец | Констанца жудецы |
Координатлар | 44°10'24"N, 28°38'18"E |
Башлык | Vergil Chițac[d][1] |
Мәйдан | 124,89 км² |
Халык саны | 283 872 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+2, җәен UTC+3 |
Телефон коды | 241 |
Кардәш шәһәрләр | Lataqiä, Истанбул, Актау, Ираклион[d], Трапани, Волгоград, Перуҗа, Сайда[d], Булонь-сюр-Мер, Макассар, Сантус, Добрич[d], Шаңхай, Һавана, Искәндәрия[d], Турку, Йокоһама, Роттердам, Одесса[2], Брест[3][4], Сәләник һәм Измир[5] |
Халык саны — 283 872 кеше (2011).[6]
Машиналар төзү, аеруча, көймәләр төзү — алдынгы сәнәгать тармагы. Күстәнҗә — йон сәнәгатенең эре үзәге. Азык-төлек, тегүчелек, төзү материаллары, целлюлоза-кәгазь, өй җиһазлары сәнәгате эшханәләре, эсселек электр стансасы бар. Балык тоту базасы. Археология һәм сәнгать музейлары, театр бар. Халыкара әһәмиятендәге курорт шәһәр. Күстәнҗә урынында БЭК 6 гасырда юнаннар колониясе нигезләнгән, 1878 елдан Румыния составында. архитектура һәйкәлләрдән антик дәвергә хас торак урыннары, базилика калдыклары (5—6 гасырлар), мәчетләр сакланган.
ХалыкҮзгәртү
1912 | 1930 | 1948[7] | 1956[7] | 1966[7] | 1977[7] | 1992[7] | 2002[8] | 2011[6] |
27201 | 59164 | 78586 | 99676 | 150276 | 256978 | 350581 | 310471 | 283872 |
Милләтләр (2011): румыннар — 92,9%, татарлар — 2,9%, төрекләр — 2,6%.[6]
Татар мәгарифеҮзгәртү
Мәктәпләрнең берсендә татар теле укытыла.[9]
Шәһәрдә туган шәхесләрҮзгәртү
- Наталья Варлей (1947), рус киноактрисасы.
ДинҮзгәртү
Дини состав: православие динендәгеләр — 83 %, мөселманнар — 5,1 %, башкалар — 1,5 %, атеистлар — 10,4 % (2011).
ИсламҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Rezultatele alegerilor locale din 2020 — Центральное избирательное бюро.
- ↑ https://omr.gov.ua/ua/international/goroda-pobratimi/konstanca-ruminiya/
- ↑ http://primaria-constanta.ro/docs/default-source/documente-pwpmc/orase-infratite/brest.pdf?sfvrsn=2
- ↑ https://www.brest.fr/developper-le-territoire/ouvrir-le-territoire-a-linternational/jumelages-et-cooperations-1777.html
- ↑ https://www.izmir.bel.tr/tr/KardesKentler/62
- ↑ 6,0 6,1 6,2 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-01-18, retrieved 2014-11-19
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-06, retrieved 2015-11-05
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-09-18, retrieved 2012-09-18
- ↑ http://musulman.su/?p=1718