Можга́, Мәжгә[1] (арча Можга, рус. Можга) — Удмуртияда урнашкан шәһәр, Можга районының административ үзәге.

Можга
Coat of Arms of Mozhga (Udmurtia) (1980).png
Карта
Ил Россия
Регион Удмуртия
Координатлар 56°27'N, 52°13'E
Нигезләнгән 1835
Элеккеге исемнәр 18351924: Сюгинский завод
19241929: Красный
Мәркәз биеклеге 150 м
Климат континенталь
Халык саны 47 959 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 34139
Почта индексы 427789—427798
Рәсми сайт mozhga-gov.ru

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Сюга һәм Сюгаилка елгалары кушылган урында, Ижаудан 81 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Шәһәр аша КазанӘгерҗеЕкатеринбург тимер юлы һәм Р320 (АлабугаИжау) автоюлы уза.

ЭтимологияҮзгәртү

Шәһәр үз исемен күрше Можга авылыннан мираска алган, 1924 елга кадәр бу авыл Можга өязенең үзәге булган.

ТарихҮзгәртү

 
Можганың тимер юл вокзалы

Можга 1835 елда "Сюгинский завод" исеме астында нигезләнгән. Аның барлыкка килүе Сюга елгасында Сюга пыяла заводы төзелеше белән бәйләнгән. 1859 елда завод бистәсендә 290 кеше яшәгән, Сюгаилка елгасында су тегермәне эшләгән. 1916 елда завод янында тимер юл станциясе барлыкка килгән.

1924 елдан "Красный" дип атала башлаган, шул ук елдан 1929 елга кадәр — Можга өязенең үзәге.

1926 елда шәһәр статусы бирелгән.

1929 елдан соң Можга дип атала.

1963 елдан — республика буйсынуындагы шәһәр.

ХалыкҮзгәртү

1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~2 400 ~7 700 ~22 200 29 987 38 930 40 272 46 049 47 119 47 961

Милли составҮзгәртү

Милләт 1939[9]* 2002[10] 2010[11]
руслар 78,8% 56,9% 54,8%
арлар 11,6% 26,5% 28,1%
татарлар 7,9% 16,1% 15,0%

МәгарифҮзгәртү

УдДУ филиалы, Можга педагогия көллияте, Можга ветеринария көллияте һ.б., 9 мәктәп.

ИкътисадҮзгәртү

  • «Дубитель» АҖ (дуплау экстратын җитештерү)
  • «Свет» заводы (пыяладан һәм полиэтиленнан әйберләр ясау)
  • «Можга-сыр» ААҖ — сырлар җитештерү
  • «Можгинский лесокомбинат» ААҖ — мебель җитештерү

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү