Төп менюны ачу

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәчет
Иске Таш мәчет
IskeTash2006.JPG
Ил Татарстан
Шәһәр Казан
Координатлары 55°46′10″ т. к. 49°06′06″ кч. о.HGЯO
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары ?—1802
Халәте гамәлдә

Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа Татар бистәсендә урнаша.

  • Беренче имам — Надир Шәйморатов
  • Икенче имам — Рамил Юныс (2018 елдан)[1]

Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930 елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый.

ИскәрмәләрҮзгәртү



Казанның истәлекле урыннары