Портал:Удмуртия
|
«Удмуртия» порталына хуш килдегез! Гажаса ӧтиськом «Удмуртия» порталамы! |
Удмуртия
Удмурт Республикасы — Россия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Башкаласы — Ижау шәһәре.
Республика Урта Уралның көнбатыш өлешендә, Чулман һәм Нократ бассейннарында урнаша. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~180 км, төньяктан көньякка — ~270 км.
Сайланган мәкалә
Удмурт автономияле өлкәсе (рус. Удмуртская автономная область, удм. Удмурт автономи улос) — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
1932 елга кадәр Вотяк автономияле өлкәсе (рус. Вотская автономная область, удм. Вотяк автономи улос) исемен йөрткән.
Адмнистратив үзәге — Ижау шәһәре (1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов шәһәре).
Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрьдә барлыкка килә. 1929 елда Нижгар өлкәсе (аннан соң — Нижгар крае) составына кертелә.
1932 елның 1 гыйнварыннан соң Удмурт автономияле өлкәсе исемен йөртә. 1934 елның 7 декабрьдә Киров крае составына кертелә, ә 28 декабрьдә ул Удмурт АССР-ына үзгәртеп корыла.
Удмуртия шәхесе
Кузебай Герд (Кузьма Павлович Чайников) - күренекле удмурт шагыйре.
Җиде яшендә әтисез кала. Матди авырлыкларга карамастан әнисе аны башлангыч мәктәпкә бирә. Башлангыч мәктәптән соң ул Вавож авылы мәктәбендә белем ала.
1912 елның августында ул Кукарск укытучылар семинариясенә укырга керә. 1916 елның маенда ул семинарияне уңышлы тәмамлый. Аннары Малмыж өязе Зур Уча авылында укытучы була. 1918 елда Михаил Худяков оештырган Малмыж тарих җәмгыятенең актив катнашучысы булып китә. Удмурт фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүдән тыш ул шулай ук мари халкының риваятьләрен туплау белән дә шөгыльләнә. 1920 елның сентябрь аенда ул ар телендә «Муш» («Бал корты») дип аталучы балалар өчен беренче журнал чыгара башлый.
Мәкаләләр
Удмуртия турындагы мәкаләләрне аның төркеменнән карагыз:
Ә сез беләсезме...
- Удмуртиядәге иң «татар» районы булып Юкамен районы дип санала.
- Удмурт шагыйре Кузебай Гердның музее Вавож районында урнашкан.
- Удмурт Автономияле өлкәсенең 1921 елның гыйнвар—июнендә администрати үзәге Глазов шәһәре булган.
- Удмуртия татарларының 85% өлеше биш шәһәрдә (Ижау, Сарапул, Можга, Глазов һәм Воткинск) тора.
- Удмурт батыры Мардан нигез салган авыл аның улы исеме буенча аталган.
- Красногорское авылы, Красногорское районының үзәге 300 ел эчендә 4 исемен алмашкан: Торокан, Святогорское, Барышниково, Красногорское.
Сайланган рәсем
Киләчәккә эш
Удмуртия Республикасы административ берәмлекләре турында мәкаләләр хаман да язылып бетмәгән әле.
Тугандаш порталлар
- Аурупа
- Русия Федерациясе
- Cубъектлары:Мәскәү — Санкт-Петербург — Алтай — Архангельск өлкәсе — Башкортстан — Бурятия — Вологода өлкәсе — Дагстан — Байкал арты крае — Карелия — Киров өлкәсе — Коми — Курск өлкәсе — Ленинград өлкәсе — Мари Ил — Мордовия — Мәскәү өлкәсе — Мурманск өлкәсе — Түбән Новгород өлкәсе — Новгород өлкәсе — Пенза өлкәсе — Пермь крае — Диңгез буе крае — Псков өлкәсе — Свердловск өлкәсе — Смоленск өлкәсе — Ставрополь крае — Татарстан — Тула өлкәсе — Тюмень өлкәсе — Удмуртия — Чечня — Чуашстан — Ярославль өлкәсе
- Русия шәһәрләре
- Русия Федерациясе
Төрлесе: Русия тарихы • Рус теле • Татар теле • Русия гыйбадәтханәләре • Себер • Ерак Көнчыгыш • Русия футболы • Русия матбугаты • Татар матбугаты
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү