Горький крае
Горький крае (рус. Горьковский край) — 1926—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлеге.
Горький крае Горьковский край | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Түбән Новгород | |||
Тел(ләр) | рус | |||
- 1929—1932 | Түбән Новгород крае | |||
- 1932—1936 | Горький крае | |||
← Түбән Новгород өлкәсе ← Мари АӨ ← Вәтәк АӨ ← Чуаш АССР Горький өлкәсе → Мари АССР → Чуаш АССР → |
Административ үзәге — Горький (1932 елга кадәр — Түбән Новгород) шәһәре.
Тарих
үзгәртүТүбән Новгород крае 1929 елда Түбән Новгород өлкәсен, Мари һәм Вәтәк автономияле өлкәләрен һәм Чуаш АССР-ын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Башта край 2 автономияле өлкәгә һәм 7 бүлгегә бүленгән; алар, үз чиратта, районнарга бүленгәннәр. 1930 елда бүлгеләр юкка чыгарыла, ә районнар край хакимиятенең туры буйсынуга күчерелә.
1932 елның 7 октябрендә Түбән Новгородның Горькийга исемен алмаштыру аркасында Түбән Новгород крае Горький крае исемен ала.
1934 елда Горький краеның төньяк-көнчыгыштагы районнарыннан һәм Свердловск өлкәсенең көнбатыштагы районнардан Киров крае оештырыла; Киров крае составына Удмурт автономияле өлкәсе кертелә.
1936 елда Горький крае Горький өлкәсенә, Мари АССР-ына һәм Чуаш АССР-ына бүленә.
Административ бүленеш
үзгәртү1929—1930 елда административ бүленеше шундый булган:
Моны да карагыз
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- [1] 2016 елның 4 март көнендә архивланган.