Төп менюны ачу

Кез районы (рус. Кезский район, арча Кез ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Кез районы
урыс. Кезский район
удм. Кез ёрос
Герб
100px
Байрак
Flag of Kez Region (Udmurtia).gif
Төбәк

Удмуртия

Административ үзәк

Кез

Нигезләү датасы

15 июль 1929

район башлыгы

Петр Евгений улы Князев

Рәсми телләр

удмурт, урыс

Халык саны (2010)

22 912[1]

Халык тыгызлыгы

9,9 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

2321 км²

Кез районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

http://kez.udmurt.ru/
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Административ үзәге — Кез посёлогы.

ГеографияҮзгәртү

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк
Көнбатыш
Балезино районы
Көньяк-көнбатыш Игра районы
Көньяк Дебесы районы
Көнчыгыш Пирем крае

Районның көньягы Югары Чулман калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар — Лып, Пызеп; Кулига авылы янында Чулман елганың башы урнаша.

ТарихҮзгәртү

Район 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязенең Балезино, Лып, Полом һәм Юсово волостьларның 23 авыл советлардан барлыкка килә. 1935 елда район составыннан Кулига районы аерылып чыккан (1956 елга кадәр). 1962 елда Кез авыл районы оештыра, аның составына Карсовай һәм Дебёсы районнарның өлешләре керә. 1965 елда район хәзерге чикләренә керә.

ХалыкҮзгәртү

1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[1]
38 083 32 036 29 264 26 446 22 912

Милли состав: арлар — 68 %, урыслар — 30 %, татарлар — 1 % (2002 җанисәбе буенча).

Адимнистратив бүленешҮзгәртү

  1. Гыя авыл җирлеге
  2. Зур Олып авыл җирлеге
  3. Кабалуд авыл җирлеге
  4. Кез авыл җирлеге
  5. Ключевское авыл җирлеге
  6. Кузьма авыл җирлеге
  7. Кулига авыл җирлеге
  8. Мысы авыл җирлеге
  9. Яңа Унтем авыл җирлеге
  10. Полом авыл җирлеге
  11. Сосновый Бор авыл җирлеге
  12. Степаненки авыл җирлеге
  13. Сюрзи авыл җирлеге
  14. Чепеца авыл җирлеге
  15. Юски авыл җирлеге

Социаль инфраструктураҮзгәртү

Мәгариф системасы үз эченә 19 мәктәп, 17 балалар бакчасын һәм №50 профессиональ укуханәне ала. Медицина ярдәмен 4 хастаханә һәм 33 филшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 24 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм ике музей эшли.

ИкътисадҮзгәртү

12 сәнәгый ширкәт эшли.

ИскәрмәләрҮзгәртү