Портал:Чуашстан
|
«Чуашстан» порталына хуш килдегез! «Чăваш Ен» порталне килĕрех! |
Чуашстан
Чуашстан Республикасы (чуаш. Чӑва́ш Республики́, рус. Чувашская Республика) — Русия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре. Дәүләт телләре буларак чуваш һәм рус телләре исәпләнә.
Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км2. Чуашстан Республикасында 21 административ район , 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.
Сайланган мәкалә
Чабаксар (рус. Чебоксары, чуаш. Шупашкар) — Русиядә урнашкан шәһәр, Чуашия Республикасыныӊ башкаласы. Иделнеӊ уӊ ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле кала. Халык исәбе 447 929 кеше (2010).
Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашиянеӊ тимер юл төененә — Канашка — 80 км.
Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучылар Сувар шәһәре кешеләре дип санала.
Чуашстан шәхесе
Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (1898 — 1942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.
Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.
Мәкаләләр
Чуашстан турындагы мәкаләләрне аның төркеменнән карагыз:
Ә сез беләсезме...
- Чуашстанның Озын Куак авылының татарча, русча һәм чуашча исемнәре бөтенләй туры килми.
- Буа авылын 1896 елда Татарстанның Буа шәһәре кешеләре нигезләгән булган.
- Комсомол районында Советлар Союзы таркалгач беренче мәчет Урмай авылында торгызылса, икенчесе Тигәнәле авылында төзелә.
- Шыгырданда ел саен Минсәет Таҗетдинов исемендәге көрәш бәйгесе узып тора.
- Батыр районына татарлар килүе (йомышлы мишәрләр) 16 йөзнең 2нче яртысында Гөбенә һәм Тәтеш-Темников чик буе ныгытмаларын төзү белән бәйле.
- Чуаш автономияле өлкәсе Казан һәм Сембер губернасы өлешләреннән 1920 елның 24 июнендә барлыкка килә.
- Канаш шәһәрендә 6600 млн сум тавар әйләнелүче Чуашиядәге иң зур тимер юллар чуалышы урнашкан.
- Русия империясендә Алатыр чуаш һәм мордва халыкларының милли аң үзәкләренең берсе булып торган.
Сайланган рәсем
Киләчәккә эш
Тугандаш порталлар
- Аурупа
- Русия Федерациясе
- Cубъектлары:Мәскәү — Санкт-Петербург — Алтай — Архангельск өлкәсе — Башкортстан — Бурятия — Вологода өлкәсе — Дагстан — Байкал арты крае — Карелия — Киров өлкәсе — Коми — Курск өлкәсе — Ленинград өлкәсе — Мари Ил — Мордовия — Мәскәү өлкәсе — Мурманск өлкәсе — Түбән Новгород өлкәсе — Новгород өлкәсе — Пенза өлкәсе — Пермь крае — Диңгез буе крае — Псков өлкәсе — Свердловск өлкәсе — Смоленск өлкәсе — Ставрополь крае — Татарстан — Тула өлкәсе — Тюмень өлкәсе — Удмуртия — Чечня — Чуашстан — Ярославль өлкәсе
- Русия шәһәрләре
- Русия Федерациясе
Төрлесе: Русия тарихы • Рус теле • Татар теле • Русия гыйбадәтханәләре • Себер • Ерак Көнчыгыш • Русия футболы • Русия матбугаты • Татар матбугаты
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү