Кыр Бикшеге
Кыр Бикшеге (чуаш. Хирти Пикшик, рус. Полевые Бикшики) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан татар авылы. Зирекле елгасы буенда урнашкан.
Кыр Бикшеге | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Чуашия |
Муниципаль район | Батыр |
Координатлар | 55°5'40.5"N, 47°28'46.9"E |
Нигезләнгән | 14 гасыр |
Халык саны | 1356 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселманнар |
Телефон коды | 83532 |
Почта индексы | 429371 |
Автомобиль коды | 21, 121 |
Тарихы үзгәртү
Авылның өч зираты ташлары буенча караганда, ул 14-15 гасыр чикләрендә нигезләнгән була ала.
Халык саны үзгәртү
Халык саны 1356 кеше.
Күренекле кешеләре үзгәртү
Шушы авылда танылган драматург Фәтхи Бурнаш, академик Хәбиб Миначев һәм тагын бик күп шәхесләр туып үскәннәр. Кыр Бикшеге музеенда Чинкиннар нәселенә бер стенд багышланган. Аларның Татарстан, Россия спорты тарихына кереп калганнары байтак. Әйтик, Чаллы физкультура институты ректоры, биология фәннәре докторы, профессор Габделәхәт Чинкин, микробиолог Гальфия Ильясова, кырыктан артык спорт мастеры, хәтта Олимпиадаларда катнашкан йөгерешчеләр тәрбияләгән атаклы тренер Миңнулла Чинкин, милли көрәш буенча Россиянең ике тапкыр баш батыры Наил Чинкин, республикабызның иң оста судьяларыннан берсе, доцент Сәет Чинкин.
Социаль сфера үзгәртү
Авылда 1975 елда ачылган урта мәктәп, мәдәният йорты, мәдәният йорты каршында Бикшек халык театры эшли.
Бер фельдшер пункты (1938 елгы) бар.
Искәрмәләр үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|