Хәбиб Миначевич Миначев (1908 елның 11 декабре, Кыр Бикшеге, Сембер губернасы, Россия империясе2002 елның 25 марты, Мәскәү, Россия) — Совет һәм Россия галиме, ССРБ Фәннәр Академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы[1], Башкортостан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы[2].

Хәбиб Миначев
Туган 24 декабрь 1908(1908-12-24)
Кыр Бикшеге, Батыр районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР
Үлгән 25 март 2002(2002-03-25) (93 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Одинцово районы[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче РФА Органик химия институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Хәбиб Миначев 1908 елның 11 декабрендә Сембер губернасының Кыр Бикшеге авылында туа[3]. Милләте буенча татар[4]. Башлангыч белемне авыл җидееллык мәктәбендә ала.

1927 елда Мәскәүгә күчеп килә. 1929 елдан 1933 елга кадәр Мәскәү дәүләт университеты каршындагы эш факультетында укый[5].

1939 елда Мәскәү дәүләт университетының химия факультетын тәмамлый һәм кече фәнни хезмәткәр вазыйфасында Зелинский исемендәге органик химия институтында эшли башлый[3]. 1942 елның сентябрендә армиягә алына. 1944 елдан СБКФ әгъзасы.

Сугыштан соң Зелинский институтында эшен дәвам итә. 1950 елда өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасын ала. 1955—1977 елларда фәнни эш буенча директор урынбасары булып эшли.

1963 елда Хәбиб Миначев Зелинский институтында сирәк һәм таралган элементларда катализ лабораториясен оештыра, аны 1990 елга кадәр җитәкли.

1972 елның 28 ноябрендә ССРБ Фәннәр академиясенең «техник органик химия» белгечлеге буенча әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1979 елның 15 мартында — «органик химия» белгечлеге буенча академик.

2002 елның 25 мартында вафат була. Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Луцино авылы зиратында җирләнгән.

Бүләкләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Чабаксар шәһәрендә урам Хәбиб Миначев исеме белән аталган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 100-летию ученого-химика Х.М.Миначева посвящается выездное заседание в Яльчикском районе. Официальный портал органов власти Чувашской республики. 2012-02-24 тикшерелгән.
  2. Миначев Хабиб Миначевич. Академия Наук Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2012-09-13 архивланды. 2012-02-24 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Академики МГУ Миначев Хабиб Миначевич. Московский Государственный Университет им М. В. Ломоносова. 2012-02-24 тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. Миначев Хабиб Миначевич.
  5. Хронологический свод памятных юбилейных дат. Российская академия наук. әлеге чыганактан 2012-09-13 архивланды. 2012-03-22 тикшерелгән.