Габделәхәт Чинкин

Габделәхәт Чинкин – күренекле биолог-галим, биология фәннәре докторы (1988), профессор (1990), дистә елдан артык Кама физик культура институтының ректоры булып торган, Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре (2002).

Габделәхәт Чинкин
Туган телдә исем Габделәхәт Сираҗетдин улы Чинкин
Туган 22 апрель 1937(1937-04-22)
Чуаш АССР, Шыгырдан районы, Кыр Бикшеге авылы
Үлгән 3 июнь 2016(2016-06-03) (79 яшь)
Казан
Яшәгән урын Главмосстройчылар бульвары[d], Чаллы[1]
Милләт татар
Һөнәре биолог-физиолог
Бүләк һәм премияләре Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Габделәхәт Сираҗетдин улы Чинкин 1937 елда Шыгырдан районы, Кыр Бикшеге авылында туа. 1951 елда Батыр педагогия училищесын тәмамлый. 1955 елга кадәр авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта.

1959 елда Казан дәүләт педагогика институтын физик культура укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый. Гаскәри хезмәт үтә. Җиңел атлетика буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы. 1961-65 елларда Казан ветеринария институтында эшли. 1967 елдан – Казан педагогика институтының анатомия һәм физиология кафедрасы каршында аспирантурага керә. Осман Курмаев җитәкләгән лабораториядә тәҗрибәләр ясый, шулар нигезендә 1971 елда кандидатлык эшен яклый. 1976 елдан кафедра мөдире. 1991 елдан Кама физик культура институтында медицина-биология фәннәре кафедрасы мөдире, ректор урынбасары, 2005 елдан — ректор. 2010 елда уку йорты Казанга күчерелгәч, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең анатомия һәм физиология кафедрасы мөдире булып эшли.

Барлыгы 135 хезмәт бастырган, аларның 4се – дәреслек, 3се – монография. Гомуми һәм спорт физиологиясе буенча лекцияләр укыган, аспирантлар эшләрен алып барган.

Озак авырудан соң 2016 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Кабере Казанның Арча зиратында.

Чыганаклар үзгәртү

  1. http://tel09.com/telef.aspx