Бикшек халык театры

Бикшек халык театрыЧуашстанның Батыр районы Кыр Бикшеге авылында урнашкан татар халык театры.

Бикшек халык театры
Урынлашу Чуашстан, Батыр районы, Кыр Бикшеге авылы, Ф.Камалетдинов урамы, 2 йорт
Нигезләнгән 1965

Тарихы үзгәртү

Бүгенге көндә 15 катнашучыдан торган театр 1965 елда Хәмдиев Тәфкил Хәлиулла улы инициативасы белән оеша. Коллективка «халык» исеме 1985 елда бирелә.

1965 елда Тәфкил Хәлиулла улы беренче тапкыр Бикшек мәдәният йорты каршындагы даими эшләп килүче драма түгәрәге оештыра.

1985 елда Н. Нәҗминең «Гармунчы дус» спектакле Җиңүнең 40 еллыгына багышланган Бөтенсоюз һәвәскәрләр иҗаты смотрында беренче урынны яулый. Моның өчен Т.Хәмдиев СССР Язучылар берлеге дипломы белән бүләкләнә, ә театрга «халык» исеме бирелә.

1990 елда Т.Х.Хәмдиевка «Чуваш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.

2002 елдан Бикшек халык театры режиссеры булып Сәлахова Дания Мерсеит кызы эшли башлый (04.05.1968 елгы).

Халык театрының иярченнәре булып «Бөек әкиятчеләр» балалар иярчен театры һәм «Яшь борнашчылар» яшьләр иярчен театры тора.

Театр өчен 2019 елның декабрендә Казанда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсында катнашу иң масштаблысы була.[1]

Уңышлары үзгәртү

  • 1989 ел — III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты дипломы;
  • 2006 ел — «Без Бөек талантлар!» балалар һәм яшүсмерләр театр иҗаты республика фестиваленең II дәрәҗә лауреат дипломы.
  • 2014 ел - «Юмах çăлкуçĕ» («Әкияти фейерверк») Республика балалар-яшүсмерләр театр иҗаты фестиваленең «милли традицияләрне саклау» номинациясендә Г. Камалның «Беренче театр» пьесасы буенча куелган спектакль өчен I дәрәҗә лауреат дипломы;
  • 2016 ел — «Юмах çăлкуçĕ» («Әкияти фейерверк») Республика балалар - яшүсмерләр театр иҗаты фестиваленең Туфан Миңнуллинның «Бакча каравылчысы» пьесасын сәхнәләштергән өчен «иң яхшы яшүсмерләр театр коллективы» номинациясендә II дәрәҗә дипломы;
  • 2017 ел — Әбрар Ибраһимов пьесасы буенча куелган «Һәрвакыт театр» Республика үзешчән театрлар фестиваль – конкурсының «Кыз өчен йөз кияү» спектакле өчен III дәрәҗә лауреат дипломы;
  • 2017 ел - «Ният» төбәкара балалар театр коллективлары фестиваленең «иң яхшы сценография» номинациясендә лауреат дипломы;
  • 2018 ел - «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә Бари Тарханов исемендәге III Төбәкара татар халык театрлары фестивале лауреаты дипломы;
  • 2019 - «Авансцена» III Республика балалар үзешчән театр коллективлары фестивале лауреаты дипломы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү