Портал:Мари Иле
|
Рәхим итегез! Пагален ӱжына! Пурын ӱжӹнӓ! |
Мари Иле
Мари Ил Республикасы (рус. Республика Марий Эл, чирм. Марий Эл Республик, таулы чирм. Мары Эл Республик), Мари иле, Мари́й Эл (чир. Марий Эл) — Русия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Русия Федерациясенең субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.
Мари Ил Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгышта, Иделнең урта агымында урнаша.
Сайланган мәкалә
Башкала — Краснококшайск (1927 елдан — Йошкар-Ола) шәһәре.
Мари автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә болын һәм таулы чирмешләр өчен автономияле берәмлеге буларак оештырылган.
1929 елда Нижгар өлкәсе (аннан соң — Нижгар крае, Горький крае) составына кертелә.
1936 елның 5 декабрендә Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
Мари Ил шәхесе
Йыван Кырла (Кирилл Иванович Иванов, 17 март 1909 — 3 июль 1943) — мари совет язучысы һәм актёры. Йыван Кырла Вятка губернасы Уржум өязенең Купсола авылында (хәзер Мари Илнең Сернур районына карый) ярлы крестьяннар гаиләсендә туа. Аның атасы, комбед эшендә актив катнашуы сәбәпле кулаклар тарафыннан үтерелә.
Башлангыч белемне Марисола авылының беренче дәрәҗә мәктәбендә ала, аннан соң Сернурда икенче дәрәҗә мәктәбендә укый. 1926 елда Мари АӨның Сернур кантоны комсомол комитеты юллама буенча Казан университеты эшчеләр факультетының мари бүлекчәсенә укырга җибәрелә.
1929 елда Казан университетыннан Мәскәүгә Дәүләт кинематография техникумына (хәзер С. А. Герасимов исемле Бөтенрусия дәүләт кинематография университеты) җибәрелә. Техникумны тәмамлагач, 1934–1936 еллар арасында Йыван Кырла «Востокфильм» киностудиясендә актёр булып эшләгән.
Мәкаләләр
Мари Иле турындагы мәкаләләрне аның төркеменнән карагыз:
Ә сез беләсезме...
- Мари Иленең Бәрәңге районының күпчелек халкын татарлар тәшкил итә.
- Күренекле чирмеш язучысы тавышлы беренче совет киносында төшә.
- Килемарны Вятка губернасы Яраң өязеннән күчеп килгән кешеләр 1850 елда нигезләнәләр.
Сайланган рәсем
Киләчәккә эш
Тугандаш порталлар
- Аурупа
- Русия Федерациясе
- Cубъектлары:Мәскәү — Санкт-Петербург — Алтай — Архангельск өлкәсе — Башкортстан — Бурятия — Вологода өлкәсе — Дагстан — Байкал арты крае — Карелия — Киров өлкәсе — Коми — Курск өлкәсе — Ленинград өлкәсе — Мари Ил — Мордовия — Мәскәү өлкәсе — Мурманск өлкәсе — Түбән Новгород өлкәсе — Новгород өлкәсе — Пенза өлкәсе — Пермь крае — Диңгез буе крае — Псков өлкәсе — Свердловск өлкәсе — Смоленск өлкәсе — Ставрополь крае — Татарстан — Тула өлкәсе — Тюмень өлкәсе — Удмуртия — Чечня — Чуашстан — Ярославль өлкәсе
- Русия шәһәрләре
- Русия Федерациясе
Төрлесе: Русия тарихы • Рус теле • Татар теле • Русия гыйбадәтханәләре • Себер • Ерак Көнчыгыш • Русия футболы • Русия матбугаты • Татар матбугаты
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү